Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзбәкстан компаниясе КАМАЗ шассиларын сатып алырга контракт төзеде

КАМАЗга эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан делегациясе килеп китте. Республиканың премьер-министры урынбасары Гөлемҗан Ибраһимов җитәкләгән әлеге төркем автогигантның төп конвейрында булып автомобильләрнең ничек җыелуын карады. Кабиналар цехында да үзбәк кунакларына бик ошады. Урта Азия вәкилләре КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә машиналарның ничек итеп тест-драйв үтүләренә шаһит булдылар. Үзбәкстан делегациясе белән КАМАЗ җитәкчелеге арасында...

КАМАЗга эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан делегациясе килеп китте. Республиканың премьер-министры урынбасары Гөлемҗан Ибраһимов җитәкләгән әлеге төркем автогигантның төп конвейрында булып автомобильләрнең ничек җыелуын карады. Кабиналар цехында да үзбәк кунакларына бик ошады. Урта Азия вәкилләре КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә машиналарның ничек итеп тест-драйв үтүләренә шаһит булдылар.

Үзбәкстан делегациясе белән КАМАЗ җитәкчелеге арасында безнең автомобиль шассиларын UzAuto TRAILER компаниясенә җибәрү турындагы контрактка кул куелды. Үзбәкстанда бу шассиларны төрле халык тармагы һәм авыл хуҗалыгы техникасын җыйганда файдаланачаклар. КАМАЗ шассиларының ныклыгын, гомумән сыйфатын уртаазиялеләр яхшы бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев