Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзебезнең карталар булачак

Сбербанкның Чаллы идарәсе белгечләре инде бу айдан "Мир" милли тү­ләү кар­та­сын тарата башларга җыена. 2018 ел­дан баш­лап исә аны бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­лә­ү­че­ләр­нең бар­сы­на да таратачаклар. "Мир" кар­та­сын бул­ды­ру­ның төп мак­са­ты - чит ил сис­те­ма­ла­ры эш­лә­ми баш­ла­ган оч­рак­та Рос­сия банк­ла­рын сак­лау. Исе­гез­дә бул­са мон­дый хәл­ләр "Visa" һәм "Mastercard" ха­лык­ла­ра тү­ләү сис­те­ма­ла­ры...

Әле­ге кар­та­ны ясау­чы­лар бел­де­рү­ен­чә, "Мир" мил­ли тү­ләү кар­та­сы яр­дә­мен­дә Рос­си­я­дә бар­лык га­дә­ти опе­ра­ци­я­ләр­не баш­ка­рып бу­ла. "Мир" кар­та­сын Сбер­банк, ВТБ24, "Ак Барс" банк­ла­ры чы­га­ра баш­ла­ган ин­де. "Чал­лы­ның бар­лык бү­лек­лә­рен­дә алар­га за­каз би­рер­гә һәм алыр­га мөм­кин. Те­лә­гән ке­ше аны буш­ка рәс­ми­ләш­те­реп ала", - ди "АК барс" банк хез­мәт­кә­ре. Рос­сия сак­лык бан­кын­да да аны 2018 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на җи­тәр­лек кү­ләм­дә яса­я­чак­ла­рын әйт­те­ләр.

Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Мил­ли бан­кы би­на­сын­да уз­ган ки­ңәш­мә­дә Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов та «Мир» тү­ләү сис­те­ма­сын уңай бә­я­лә­гән иде. «Мир» сис­те­ма­сы­ның эш­лә­ве без­нең өчен мө­һим, һәм мин Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Хө­кү­мә­те­нә «Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы ке­ше­се кар­та­сы» про­ек­тын­да бу плат­фор­ма­ны фай­да­ла­ныр­га йөк­лә­мә бир­дем. Бу без­нең ил­кү­ләм тү­ләү сис­те­ма­сы, һәм без аны мөм­кин ка­дәр хуп­лар­га ти­еш», - ди­де рес­пуб­ли­ка баш­лы­гы.

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без бу яңа­лык­ка ка­ра­та нин­ди фи­кер­дә соң?

Ай­гөл Га­таул­ли­на, сту­дент: Әле­ге яңа­лык­ның өс­тен­ле­ге шун­да - бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­лә­ү­че­ләр­нең хез­мәт ха­кы ха­лы­ка­ра тү­ләү сис­те­ма­сы­на тү­гел, ә мил­ли кар­та­га кү­че­ре­лә­чәк.

Сә­рия Хәй­дә­ро­ва, хи­сап­чы: Яңа гы­на "Спрут" банк­тан "Тат­фонд­банк"­ка күч­кән идек. Бу без­гә өс­тә­мә эш бу­ла ин­де. Эше­без шул бул­гач, хез­мәт­кәр­лә­ре­без­гә "Мир"­ны да алып би­рер­без.

Баш­кар­ма ко­ми­тет хез­мәт­кә­ре: "Иң мө­һи­ме - кар­та бе­лән тә­ү­лек әй­лә­нә­се фай­да­ла­ныр­га мөм­кин бул­сын. Опе­ра­ци­я­ләр дә җи­ңел һәм җай­лы итеп баш­ка­ры­лыр­га ти­еш. Бү­ген­ге көн­дә хез­мәт ха­кын "Ак Барс" бан­кы кар­та­сын­нан ала­быз. Аның тер­ми­нал­ла­ры рес­пуб­ли­ка­ның эре шә­һәр­лә­рен­дә бар. СМС хә­бәр ки­леп то­ра, аның өче ай са­ен 59 сум тү­лим. Бу ми­нем өчен күп тү­гел. "Мир" кар­та­сы бү­ген га­мәл­дә­ге кар­та­лар­га ка­ра­ган­да әй­бәт­рәк бул­сын иде. Ул без­не чит ил сис­те­ма­ла­рын­нан бәй­ле­лек­тән кот­ка­ра", - ди­де ул.

Юга­ры­да тел­гә алын­ган­ча, Рос­сия үзәк бан­кы бан­кир­лар ал­ды­на бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­лә­ү­че­ләр­не плас­тик карт­лар бе­лән 2018 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на ка­дәр тә­э­мин итү бу­ры­чы куй­ды. Шун­нан соң бюд­жет­лар ара­сын­да­гы хез­мәт­ләр өчен "Мир" кар­та­сы яр­дә­мен­дә ге­нә исәп-хи­сап ясап бу­ла­чак.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X