Үзебезнең Олимпиада
7 августта Чаллыда шәһәр һәм физкультурачылар көненә багышланган зур спорт бәйрәме булды. Анда барлыгы 800гә якын кеше катнашты. Алар 1 км, 4 км, 10 км, 21 км лы дистанцияләрдә йөгерделәр. Финишка уңышлы килеп җитүчеләргә медальләр тапшырылды.
Чаллыдагы әлеге мәртәбәле чара Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннары барган көннәргә туры килде. Шуңа да Кама ярыммарафонында катнашучыларның күпчелеге аны Олимпия уеннарына багышлап, "Безнең үзебездә Олимпиада" дип атадылар. Чыннан да ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Анда катнашучыларның һәрберсенә чиплы шәхси билге бирелде. Аннан чыккан сигнал йөгерүченең контроль участокларны үтүен терки. Бу система исә нәтиҗәләрнең дөреслеген һәм гаделлеген тәэмин итә.
Ярыммарафонда катнашучыларга дистанциядә туклану оештырылган иде. Һәр 5 км да аларга җиләк-җимеш һәм су бирелде.
Ярышларның мактаулы кунаклары арасында Россиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Ирек Зиннуров, җиңел атлетика буенча марафон ярышларында берничә тапкыр җиңгән Ирина Пермитина, Россиянең танылган велоспортчысы Илнур Зәкәрин, "Татфондбанк" ның Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Байчурина һәм башкалар бар иде.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев спорт бәйрәменә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Марафонда катнашучыларга җиңел старт һәм уңышлар теләде. "Чаллы - спорт яратучы шәһәр. Биредә яшәүчеләрнең 38%ы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Татарстан Президенты ярдәме белән спорт объектлары, мәйданчыклар барлыкка килә, "Төзүче" стадионы капиталь төзекләндерелә. Быел "Гренада" паркында бассейн файдалануга тапшырылачак. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылу - Чаллы халкының төп принципларының берсе. КАМАЗ төзелеше елларыннан башлап, Чаллы спорт ритмында яши. Шәһәрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында массакүләм спорт чаралары даими уза. Шулар нәтиҗәсендә Чаллыда көчле җиңел атлетика мәктәбе барлыкка килде. Анда данлыклы спортчылар үсеп чыкты. Алар арасында күренекле шәһәрдәшләребез, данлыклы спортчылар - Равил Кашапов, Любовь Моргунова, Фирая Солтанова-Жданова, Лилия Нуретдинова, Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм башкалар бар", - диде ул.
Көн шактый кызу булуга карамастан, ярышта катнашучылар финишка килеп җитәргә тырыштылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны данлыклы шәһәрдәшебез, җиңел атлетика буенча дөнья рекорды куйган күренекле спортчы, Чаллыда 9 тапкыр ярышлар уздырган якташыбыз Фирая Солтанова-Жданова бүләкләде. "Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннары барган көннәрдә спорт белән дус булганыгыз, спортчыларга теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт Сезгә", - диде ул.
Әйткәнемчә, финишка килүчеләрнең барысына да медальләр тапшырылды. Кама ярыммарафонында җиңүчеләр арасында үз дистанцияләрендә Федор Шутов, Оксана Акименкова, Семен Абруков, Дарья Левина, Павел Теплых, Адилә Зиатдинова, Искәндәр Хадиев, Айгөл Хафизова, Владимир Целых, Рәмилә Вәлиева, Павел Теплых, Тәнзилә Мешкова, Павел Титов, Елена Бикулова, Михаил Павлов, Марсельеза Кобзева, Госман Абдуллин, Нурия Юсупова, Борис Горошников бар. Алар барысы да беренче урын яуладылар. Кем белә, бәлки киләчәктә алар арасыннан да Олимпия уеннарында җиңүчеләр чыгар.
"Мин җиңү өчен ярышмадым. Спорт белән дус булу - сәламәтлек өчен зур файда. Бу ярышларда катнашкан кешеләргә рәхмәт. Алардан диван, телевизорны яратучылар үрнәк алсыннар иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - сәламәтлегеңне ныгыту, якыннарыңны хөрмәт итү ул", - ди Диана Шакирова. Хак сүзләр, килешми мөмкин түгел.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев