Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзенчәлекле күргәзмә

Уфада Чаллы рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә авторның агач яфракларына ясалган әсәрләре куелган. Хәмзә Шәриповның үз стиле бар, ул шуңа тугры булып, көтелмәгән, башкаларны кабатламый торган сурәтләр, этюдлар иҗат итә. Күргәзмә залына да көзге агач яфраклары түшәлгән һәм кызыл алмалар тәгәрәшеп ята. Бу атмосфера...

Уфада Чаллы рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә авторның агач яфракларына ясалган әсәрләре куелган.

Хәмзә Шәриповның үз стиле бар, ул шуңа тугры булып, көтелмәгән, башкаларны кабатламый торган сурәтләр, этюдлар иҗат итә. Күргәзмә залына да көзге агач яфраклары түшәлгән һәм кызыл алмалар тәгәрәшеп ята. Бу атмосфера картиналарның дәвамы буларак кабул ителә, көзге матурлыкның чагылышы булып тора. Рәссамның эшләрен карарга көн саен йөзләгән тамашачы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев