Зифа Кадыйрова: «Элек китаплар карават астына да сыя иде»
Хәзер 5 тонналы фурага заказ бирә, ике склады шыплап тула.
Шәһәрдәшебез, популяр язучы Зифа Кадыйрова үзенең бакчасына кунакка чакырды. Безне – «Шәһри Чаллы» журналистларын корбан итеннән пешергән тәмле кәбестә ашы, туклыклы чебуреклар, хуш исле үлән чәе белән сыйлады ул. Аннары без аның май аенда дөнья күргән «Язмышыңа язылганны...» дип аталган яңа китабы турында күңелдәге барлык сорауларыбызны бирдек, җавапларын видеога яздырдык (Аны ВКонтакте төркемебездә карый аласыз). Хәер, барлык сорауларны да дию дөрес булмас. Сөйләшкән һәм Зифа апа теге яки бу темага фикерен әйткән саен кызык темалар ачыла торды. Газета укучыларыбызга әлеге әңгәмәнең иң кызыклы өлешләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
– Зифа апа, яңа китабыгызны кулга алгач, нинди хисләр кичердегез?
– Татар телендә сигезенче китабым чыкты, дүртесе – русча тәрҗемәдә. Китапны язып бетергәч, ниндидер җиңеллек тоясың, ә ул басылып чыккач курку баса – укучы ничек кабул итәр? Сатылырмы-юкмы дигән борчу юк, сатылыр, иманым камил, ә менә халык ни дияр – анысы төп сорау. Чөнки мәхәббәт темасын гына алмыйча, язганда замана белән бер адымда барырга тырышам. Замана тудырган сорауларга җавап эзлим. «Бәхеткә юл кайдан?» чыккан вакытта «Шундый кешеләр бармыни ул?», «Андый хәлләр буламыни ул?» – диделәр. Халыкның күзе ачылгандай шушы китапка ябыштылар. Спектакле чыккач, тагын җанланып алдылар. Мин тамашачы белән бергә залдан карыйм – анда көлсәң көл, еласаң ела, дигәндәй. Кешеләр, аеруча авыл халкы шулхәтле ышанып карый, кискен моментларда геройлар белән «кушылып» утыралар. Ә мин кешеләрнең реакциясен күзәтәм, миңа шунысы кызык. Исән чагында әнием дә гел спектакль белән кая барсак та: «Балам, ничек, кеше килдеме?» – дип сорый иде.
– Типографиядән соң китаплар кая юл тота?
– 5 тонналы фурага заказ бирәбез – зур машина, ике складым да тула. Аларда китаплар бетә бара, тутыра барабыз. Бүгенгә кадәр иң күп чыгарган китабым – «Сагынырсың мин булмам» (русчага тәрҗемәсе «Сөмбел»). Бәлки соңгы китапны да тәрҗемә итәрбез. Тик тәрҗемәчеләр дә юк, редакторлар да, кая булдылар алар? Минем редактор, корректорсыз китап чыгарганым юк. Моны яшермим дә. Ничә еллар мин Илшат Фәррахов белән эшлим – иң яраткан верстальщигым да, киңәшчем дә. Ул миңа иң «ценный» кеше бүгенге көндә. Ничәмә кешедән чыгарттым, барыбер Илшаттан яңабаштан эшкәртергә туры килде.
– Яңа китапның беренче экземплярын кемгә бирдегез?
– Казанда яшәүче авылдашым: «Миңа, миңа», – диде. Иң беренче булып аңа калдырып киттем. Ә элек иң беренче әниемә бүләк итә идем. Ул һәр китабымның бер упаковкасын үзенең базында саклый иде.
– Беренче вакытта кайда саклый идегез?
– Улымның караваты астына тутыра идем. Башта 7нче катка ташыйбыз, аннан – аска... Җаен белми идек. Хәзер кибетләр белән эшләгәч, склад төзергә туры килде. Анда тутырабыз да төрле шәһәрләргә – Уфа, Казан, Сыктывкарга таратабыз, аннары районнар килә.
– Яңа әсәрегез кайнар нокталарда, хәрби операциядә хезмәт итүчеләр турында. Ни өчен бу темага алынырга булдыгыз?
– 2021 елда башланган 5 әсәрем ята. Шулардан «Урланган яшьлек» чыкты. Монысы да башланган иде. Авылга кайткач, Данияр булып китапка кергән кеше турында: «Эчүен ташлап, намазга басты бит ул», – диделәр. Ничек? Гаҗәеп бит. Югыйсә эчеп йөрде бит ул. Ә хәзер – намазда? Ул кеше безгә ерак туган да туры килә, аның белән сөйләшәсем килде. Бардым. Озак кына сөйләшкәннән соң, бер-беребезне яхшы аңладык. Ул Чечня сугышыннан кайткан икән. Аның үткән юлларын туганнары да сөйләп, миңа юл ачтылар. Ул арада хәрби операция башланды. Бу китапның дәвамына бик кызыклы язмышлар керәчәк.
– Әсәрегездәге геройларыгыз чын кешеләрнең язмышына таянып язылганмы?
– Әйткәнемчә, Даниярның прототибы бар. Язып чыкканнан соң аңа курка-курка гына җибәрдем инде. Ничек кабул итәр? Кайбер кеше башта сөйли, аннары куркып кала. Бу китабымны укыган кешеләр дә башта ни әйтергә белми тынып калдылар. «Неужели моны Кадыйрова язган инде, бу бит ирләр темасы» диючеләр дә булды. Ә миңа бу тема ят түгел. Классташларым унны бетергәч, Әфганстанга киттеләр. Алар кайтты, безнең малайлар үсеп җитте дә Чечняга китәр вакыт җитте. Улым 1998 елны армия хезмәтенә алынды, котыбыз алынып торды, кайнар ноктага эләкмәсә ярар иде дип. Мәскәүдә МЧСта хезмәт итте.
– Ничек уйлыйсыз, язмыштан узмыш бармы соң?
– Шушы әсәремә карасак, яшьлектә кеше язмышка буйсынып, ияреп бара. Русча әйтмешли «тупо». Бер нәрсәне үзгәртми. Үзгәртеп булмас кебек тоела аңа. Тик вакыты җиткәч, бәлки балалары үскәч, гаиләсенә сугыш килеп төртелгәч, кеше үзгәрергә мәҗбүр булды. Ул бүтән чыгу юлын тапмады – мәчеткә барды. Шул авылдагы хәзрәт: «Китапны укыдым түгел, «йоттым». Шулхәтле үз вакытында булды ул – без хәрби операциядән кайтканнарны ялгыш юлга китмәсеннәр өчен җыеп тотарга, үз арабызга кертергә тырышабыз», – дип шалтыратты.
– Махсус хәрби операциядәгеләр турында язар өчен кемнәрдән сораштыгыз?
– Беркемгә дә кагылмадым. Телевизордан гына күрдем. Чөнки аннан кайтканнар беркем дә бернәрсә дә сөйләми. Әмма аларны күрәбез, улымның классташлары анда хезмәт итә.
– Бомжлар турында язган идегез, алар хәзер күренми, дисез.
– Мин аларны чүплектә яшидер, дип уйлыйм. Чөнки анда яшәр өчен бөтен кирәкле әйбер бар – ризыкны ташлыйлар, калганын да. Мин анда булмадым, тик күз алдына китерәм. Шәһәр эчендә йөргәндә аларга ияреп йөрдем – болар ни ашыйлар микән, дип. Ни туры килсә шуны ашыйлар икән – кемдер искергән дип колбасасын ташлый, кемдер ипиен. Без үскәндә ипинең валчыгын да әрәм итәргә кушмыйлар иде. Хәзер ризыкның кадере юк, бәрәкәте, тәме дә юк, диләр. Элек кеше көнгә өч мәртәбә – иртән, көндез, кич ашый иде. Хәзер халык бертуктаусыз ашап торырга өйрәнде. Ризык артык күп, ачлык килмәсен, Аллам сакласын. Элек пятачокка чыга идек – рәхәтләнеп ял итә идек, бернинди ашау кирәкми иде.
– Яраткан ризыгыгыз нинди?
– Бәрәңге тәкәсе. Әнис орлыклары сибеп, укроп белән. Шуны урталай ярып, кайнар килеш уртасына май салып. Иң тәмлесе шулдыр кебек. Һәрхәлдә ризыкны аерырга ярамый, барысы да тәмле. Булсын әле ул. Аннары ашка токмач урынына бодай ярмасын саласың – аның тәмлелеген белсәгез!
– Әтисенә ияреп йөрүче кечкенә кыз образын уйлап таптыгызмы, әллә ул да чынлыкта бармы?
– Мин аны күрмәдем, ишеттем генә. Гомумән, бала яки җәнлек кертү әсәрне җанландыра. Җылылык, табигыйлек бирә. Шуңа андый әйберләргә һәрвакыт тотынып калам. Иптәшем үлгәннән соң миңа бәләкәй генә эт бирделәр. Йоркширский терьер. Алдым. Иптәш. Күзләре шулкадәр акыллы. Өйгә кереп ята, аягын юдырасы килми икән, аска кереп ята да йоклаган кыяфәт ясый, гырлый инде. Үзе минем йокларга ятканны көтеп тора. Яту белән минем янга менә. «Урыныңа кит!» – дисәң, колагын асылындырып, мескен булып китә инде. Иртән уянам – минем янда. Алар шулхәтле акыллы, сөйләп бетерерлек түгел.
– Әсәрдә эчкечелектән котылырга теләүчеләр мәчеткә берләшә, бер-берсенә ярдәм итә. Бу булган хәлме?
– Моны сөйләгән хәзрәт минем белән бер яшьтә. Бәләкәй генә иске йортны сатып алган да шунда мәчет ясаган. Ул миңа ничек аңлатты, мин бөтенесен шулай керттем. Ни өчен хатыннарны намазга бастырып булмый, нишләргә? Боларны ул шундый матур итеп аңлата. Бернинди масаю юк анда. Хатыны – башка милләт вәкиле. Бүгенге көндә хәзрәт белән шалтыратышып торабыз. Ул: «Бу китапны дингә килгән кешеләр арасында таратачакмын, алар да укысыннар», – ди. Мин аның өчен ниндидер ачыш булганмын.
– Әсәрдәге икенче герой – улы хәрби операциягә киткән Кәбирнең дә прототибы бармы?
– Прототиплары бар инде, тик бу мин язган герой. Мин уйлап чыгарган да түгел, күргән кешеләр. Хәзер китап чыкканнан соң бер танышым белән сөйләштек. Ул чегән. Язачакмын мин моны. Заманында аны иптәшем төнлә ияртеп кайтты: «Моның кунар урыны юк», – ди. 25 яшьлек егет иде. Хәзер уйлыйм, шулкадәр ачык кешеләр булганбыз икән – ул безгә 10 ел буе килеп йөрде, өйләнде, 3 баласы булды. Алар белән дә килде. Шушы көннәрдә Уфадан кайтканда шалтыратты, хәрби операциягә китә икән. Чөнки улы да шунда. Мин китапта моны язганмын, ә мондый хәл тормышта чынлап та бар икән бит! Икенчедән, әтиләрнең статусын күтәрү бу. Әсәрдә исерек булса да баласын уйлаган ул! Аның артыннан киткән.
– Бу әсәрегезне спектакль яки фильм итеп күрәсезме?
– Күптән түгел мин режиссер, сценарий язучы Нәсүр Юрушбаев белән таныштым. Аңа китабымны чыккан көнне үк бирдем, миңа ул киләчәктә консультант буларак кирәк, әле аның белән эшләрбез дип уйлыйм. Ул «Бу – әзер сценарий! Әле беркем дә куймаган әсәр. Кино төшерүчеләр акча тапса, бездән бу темага чыккан беренче татар киносы булыр иде бу», – диде. Ул бик ошаткан.
– Китапның дәвамы кайчан һәм нинди булыр?
– Бер-ике ел көтик. Ни булып бетәсен белмибез. Һәрхәлдә мин сәясәткә кагылмыйм. Мин тик кеше язмышы белән генә эшлим. Мин берьюлы 2-3 әсәрне алып барам. Тегесеннән арсам, монысына керәм. Запасларым бар.
– Очрашу өчен рәхмәт, Зифа апа!
– «Шәһри Чаллы» белән без бер төбәктә эшлибез. Сезнең газетаны бик хөрмәт итәбез. Аллаһ теләсә, сезгә бер әсәр бирергә теләк бар. Рәхмәт йөзеннән. Тик бүген түгел, киләчәктә, Аллаһ теләсә.
Фотода Зифа Кадыйрова «Ләйсән» әдәби берләшмә әгъзалары белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев