Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова белән – күзгә-күз

Әле күптән түгел генә курка-курка Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча спектакльләрен куярга әзерләнеп йөргәннәр иде. "Халык килерме, ошатырмы, уңышлы узармы?" - дип борчылды оештыручылары. Март башында биш көн рәттән тамаша гөрләп узды. Алма төшәр урын да юк иде залларда. Халык тагын сорый, халыкның карыйсы килә: шул сәбәпле, апрель аенда...

Әле күптән түгел генә курка-курка Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча спектакльләрен куярга әзерләнеп йөргәннәр иде. "Халык килерме, ошатырмы, уңышлы узармы?" - дип борчылды оештыручылары. Март башында биш көн рәттән тамаша гөрләп узды. Алма төшәр урын да юк иде залларда. Халык тагын сорый, халыкның карыйсы килә: шул сәбәпле, апрель аенда тамаша санын җидегә җиткергәннәр...

Ни дисәң дә, халык ярата инде Зифа апаның китапларын! Укымыйлар, ә су урынына йоталар. Шуңа күрә тамашасына да бик теләп баралар. Моңа Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә узган очрашу вакытында "Язмыш сынавы" спектаклендә Илдус ролен башкаручы Фәнис Сәхәбетдиновның сүзләре дә дәлил: "Татар театры әллә ни акча эшли алмый бүген. Без Зифа Кадыйрованың әлеге әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакльне куеп кына әзме-күпме акча эшли башладык", - диде ул.

Әйе, театр акча эшләсен өчен халыкның зал тутырып йөрүе кирәк. Ә менә Зифа апа тутыра!

Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова бик мәгънәле очрашу оештырды. "Язмыш сынавы"нда уйнаган артистлар белән тамашачыны күзгә-күз очраштырды ул. Билгеле ки, Зифа Кадыйрова да чакырылды. Тамашачылар авторга, рольләрне башкарган артистларга үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирү бәхетенә ия иде. Китапны укыган яисә тамашаны караганнар белә торганнардыр. Төп каһарман Әлфия ролен яшь артистка Индира Маликова башкара. Анда аңа адым саен диярлек еларга кирәк.

- Тамашачылар арасыннан шундый сорау бирделәр: "Сез күзегезгә берәр нәрсә салып чыгасызмы соң әллә? Сау кеше шул хәтле елый ала димени инде?" Юк, дусларым, мин күзгә берни дә салмыйм. Зифа апаның ул әсәрен укыганда гына түгел, уйнаганда да күз яшьләре үзеннән-үзе чыга. Рольгә кереп, бирелеп уйнагач, чын артист персонаж кичергән хисләрне үзе дә кичерергә тиеш. Ә анда инде еламый мөмкин түгел, - диде ул.

Ә каршылыклы (бәлки, тискәре дип тә әйтергә мөмкиндер) героиня - Мөнирә ролен Миләүшә Гыйльметдинова уйный. Тик башкаручы үз каһарманын тискәрегә санамый. Һәр кешенең бәхетле булырга хакы бар. Мөнирә дә үз бәхете өчен көрәшә - бары тик шул гына.

- Мөнирә роле бирелгәч, әзрәк куркытты башта, - дип сөйли Миләүшә. - Чөнки ул кичергәннәр үз тәҗрибәмдә үлчәп каралмаган булгач, рольне җиренә җиткереп башкарып чыга алмам, дип шикләндерде...

Тамашачыдан мәгънәле сораулар шактый агылды. Аларның күп булуы гаҗәп тә түгел. "Иң кызыклы сорау иясенә бушлай билет бирәбез", дип алдан кызыктырып куйдылар лабаса!

- Ник безнең якларга да килмисез? Халык сорый бит, - дип, Екатеринбургтан килгән кунак залдан торып сорау бирде.

- Килербез, Алла боерса, - дип җавап бирделәр артистлар.

- Кайчан?

- Акча булгач...

- Ике төрле режиссер белән эшләдегез. Нинди хис-кичерешләр калды? Аермасы бармы? - дип кызыксынды бер мөгаллимә.

Ике төрле дигәннәре ул: берсе - Чаллы драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов, икенчесе - "Язмыш сынавы"н cәхнәгә куйган Илдар Хәйруллин. Артистлар "тынны бүлүдә аерма булу", Фаил Ибраһимовның сәхнәдә артистка күбрәк "ирек бирүе", ә Илдар Хәйруллинның ул мәсьәләдә катгыйрак булуын ассызыклап үттеләр.

Зифа Кадыйровага бер миһербансызы матур гына барган кичәне "бозып":

- Акча эшләп буламы? - диде.

Зифа апа югалып калмады.

- Йөрсәң була, - диде. - Менә мин бер китап кибетләре белән дә эшләмим, "килегез" дип чакыралар. Машина яллыйм, ягулыгын салам да шул чакырган районнарга, өлкәләргә чыгам. Бөтен алып килгән китапларны да алалар. Мине эшмәкәр дип атыйсызмы, тагын нәрсә дип әйтәсез - анысы сезнең эш инде...

Әйе, китап кибетләренә кеше хәзер бик сирәк керә. Мөгаен, шуңа Зифа апаның ысулы дөресрәктер дә. Тик андый сәяхәтләр уңышлы үтсен өчен, нәкъ менә Зифа Кадыйрова булырга кирәк. "Мин - Язучылар берлеге әгъзасы" дип күкрәк киереп йөрү генә җитми...

Китапханәдә узган әлеге очрашуда Казаннан да кунаклар: танылган шагыйрьләр Газинур Морат белән Рифат Сәләх, "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, журналист Энҗе Басыйрова һәм башкалар бар иде.

Газинур Морат "Мәгариф министры булсам, балаларны әкиятләр белән генә тәрбияләр идем", дип әкият турында шигырь укыды. Татарстан китап нәшриятында эшләп, Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бөек татар улының китапларын күпләп чыгарулары турында сөйләде. "Чөнки Тукай китапларына әле дә ихтыяҗ күп", - дип аңлатты ул моны.

Рифат Сәлах тә шигырьләрен укыды...

Очрашу кичәсенең икенче бүлегендә 2нче гимназия укучылары "Сертотмас үрдәк" әсәрен уйнап күрсәттеләр. Аларның осталыкларына таң калып утырдык. Бигрәк тә үрдәк ролен башкаручы кыз сокландырды. Осталыгына, кыланмышларына исең китәр, билләһи! Чаллы театры артистларына менә дигән алмаш үсеп килә. Тиздән үсеп тә җитәрләр, шәһәр, җөмһүрият театры сәхнәләрен яуларлар да. Белеп булмый, бәлки, әле үзләренә Зифа Кадыйрованың чираттагы җансыккыч әсәрен дә уйнарга насыйп булыр. Бирсен Ходай.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев