Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова әсәрләре экраннарга чыгарга мөмкин

25 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу узган. Язучы "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, очрашуга килүчеләр күп булмаса да, ул бик нәтиҗәле узган. "Гадәттә, тар даирәдә сөйләшүләр яхшырак та була әле", - ди ул безнең белән әңгәмә барышында. "Мин Мәскәүнең китапларым белән кызыксынуын белмәдем...

25 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу узган. Язучы "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, очрашуга килүчеләр күп булмаса да, ул бик нәтиҗәле узган. "Гадәттә, тар даирәдә сөйләшүләр яхшырак та була әле", - ди ул безнең белән әңгәмә барышында.

"Мин Мәскәүнең китапларым белән кызыксынуын белмәдем дә. Андагы китапханәләр дә минем китаплар белән эшли икән. Журнал битләрен кисеп-теркәп, китап итеп ясаучылар да бар", - ди Зифа Кадыйрова. Очрашуга килгән һәркем китапның бишесен дә алган.

Язучы очрашуның Чаллы татар дәүләт драма театрының Мәскәүгә ике көнлек гастрольләре кысаларында оештырылганын билгеләп узды. Искәртеп үтик, автошәһәр театры язучының "Язмыш сынавы" әсәрен сәхнәләштергән иде. "Язмыш сынавы" мелодрамасы белән Чаллы театрының Мәскәү якларына беренче чыгуы. Әле театр бу спектакль белән юл яра гына башлады дияргә була. Халык ничек кабул итәр, дигән кызыксыну белән бардык. Халык спектакльне бик яхшы кабул итте, фойеда китап сатуны да оештырдык, автографлар белән китаплар саттык. Халык спектакльдән бик канәгать чыкты. Яшьләр үзләренең эмоцияләре белән уртаклашты, хич-кичерешләр, тәэсирләр бик көчле иде. Без әле беренче адымнарны гына ясыйбыз дияргә мөмкин. Театр белән без - бер-беребезгә булышчы. Театр белән бергә киләчәккә юл ачып җибәрдек", - дип белдерде Зифа Кадыйрова.

Автор сүзләренә караганда, сөйләшү барышында язучының берәр әсәрен экранлаштыру турында да сүз чыккан. Очрашуда катнашкан депутат ярдәмчеләренең берсе язучыга бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышып караячакларын әйткән. "Бу хакта әле төгәл нидер әйтеп булмый. Киләчәктә бу турыда сөйләшү булыр әле", - дип, Зифа Кадыйрова барлык серләрне ачып салырга ашыкмады. Гомумән, кино турында әйткәндә, язучы сүзләренә караганда, Татарстанга, Башкортстанга, кая гына барма, кино төшерүне бик сорыйлар. "Алты ел эчендә 140 тан артык очрашу үткәрдем - бөтен җирдә ник кино итеп чыгармыйлар дип сорыйлар. Күп җирдә "Сөмбел"не сорыйлар. Бу китапның чыкканына инде 8 ел, әмма һаман ихтыяҗ зур. "Сөмбел" белән хәтта ислам институтлары да кызыксына икән, диссертация өчен кирәк дип язучылар бар" - диде Зифа Кадыйрова.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/27/137487/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев