Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зилә Вәлиева: “Күреп торабыз, Татарстанда төзәтмәләр буенча тавыш бирү күтәренке рухта бара”

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.

Казан мәктәбендә урнашкан сайлау участогында журналистлар белән әңгәмә вакытында ул "республикада тавыш бирү бердәм бара" дип белдерде. Вәлиева Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирүне тарихи вакыйга дип атады. Чөнки сүз илдәге тормышның төрле юнәлешләре буенча үзгәрешләр кертү турында бара. Вәлиева Иҗтимагый палата бөтен республика буенча тавыш бирүнең ничек узуына мониторинг ясый, дип өстәде. "Без гражданнарыбызның нинди кәеф һәм ышаныч белән тавыш бирүләре турында мәгълүматлар алабыз. Хәзер эш нәтиҗәдә генә. Кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән социаль тотрыклылыкны гарантияләүче Төп законга төзәтмәләр кабул ителергә тиеш, дип уйлыйм", - дип дәвам итте ул.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев