"Үзизоляциядә тик ятмадык": Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә!
Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде, - ди җырчы.
Җырчы беркөнне Инстаграмына эче чыгып торган фотосурәтен урнаштыргач, төрле-төрле сүзләр йөрде. Кемдер аны карантин вакытында тазарган ди, ә кемдер бәби көтә дип фаразлады. Ландыш "Ирек мәйданы" газетасына биргән шәрехләмәсендә болай ди:
- Әлеге фото шулкадәр кызыксыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде, - ди җырчы.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев