Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк чыршы утларын кабызды

Узган атнада «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысы утларын кабызды. Тамашачылар биредә Кыш бабайлары, аюлар, һәм шахмат фигураларыннан торган карнавал колоннасын күзәтте, төп сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм җырчылар чыгыш ясады.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев халыкны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Ул мәйдандагы үзгәрешләрне уңай бәяләде: «Миңа күңел җылысын биреп, матурлык тудырган кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсен күрү күңелле. Мәйдан киңәйде, яңарды, архитекторларның теләге уңышлы тормышка ашты. Барлык чаллылыларга сәламәтлек телим, һәр хезмәт коллективында, гаиләдә – тынычлык, татулык һәм бер-береңә хөрмәт хисе хөкем сөрсен иде», – диде ул.
Быел чыршы тирәсе тылсымлы дөньяны хәтерләтә. Мәйданда бал-маскарад һәм әкиятләр геройлары урын алган. Тынычлык проспекты ягыннан чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын төсле утлар белән бизәлгән колонна каршы ала. Гирляндалар белән уратылган аркалар да игътибарны җәлеп итә. Чыршы да җылы төсләр  белән бизәлгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел