Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөлфия Орлушина: «Урын өстенә калган кайбер инвалидлар аякларына басты»

8 июнь - социаль хезмәткәрләр көне.

Шәһәрдәшебез Зөлфия Орлушина күп еллар ялгыз өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтә. 

– Мин кечкенәдән кешеләргә булышырга яратам. Алар мине кадерле кунакны көткән кебек көтеп торалар, рәхмәт әйтәләр. Үз хезмәтемнең нәтиҗәсен, аларның шат йөзләрен күрү минем дә күңелемә олы канәгатьлек, рәхәтлек бирә, – ди Зөлфия Әсхәтовна. 
Ул тумышы белән Тукай районыннан. Обнинск шәһәрендәге югары уку йортын тәмамлап, Чаллыга Эчке эшләр идарәсенә эшкә урнашырга дип килгән җирдән Зөлфия социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә барып эләгә. 

– Эчке эшләр идарәсендә минем өчен эш булмады да, апам мине социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә чакырды. Ул вакытта үзе монда белгеч булып хезмәт куя иде. «Яхшы эш тапканчы килеп эшләп кара, бәлки ошап китәр», – диде ул. Урнаштым, өлкән кешеләр белән аралашу авырлык тудырмады, чөнки мин әби-бабай белән үстем. Алар белән ничек сөйләшергә кирәклеген белә идем, – дип искә ала Зөлфия Әсхәтовна. 

Бу вакытта аңа 28 яшь була. Ул бу эшкә кереп китә, аңа бик ошый, башка эш эзләү турында уена да килми. Менә 24 ел инде Зөлфия Орлушина «Ышаныч» социаль ярдәме үзәгендә хезмәт куя. Бу вакыт эчендә ул йөзләгән мохтаҗ кешегә ярдәм күрсәткән. 
– Хәзер минем өчен бу үзәк икенче йортым кебек. Үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм. Бу вакыт эчендә бик күп өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм күрсәттем. Кайберәүләрнең балалары белән начар булган мөнәсәбәтләре яхшырды, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яңадан үз туганнары карый башлады. Урын өстенә калган кайбер инвалидлар  аякларына басты. Болар бит барысы да минем хезмәтемнең уңай нәтиҗәсе. Файдам тия икән, мин бик шат, – ди Зөлфия Әсхәтовна. 

Ярдәмгә мохтаҗлар арасында инвалидлар, шикәр чире белән авыручылар, сугыш ветераннары, аяк-куллары ампутацияләнгән кешеләр бар. Урын өстендә ятучы кешеләр янына атнага өч-биш тапкыр барырга кирәк, калганнарына ике тапкыр килү дә җитә. 

– Аена 28әр кешене караган вакытлар да булды. Иң авырларын һәрвакыт үземә ала идем. Норма буенча бер белгеч 10 кешегә, авыр хәлдә булса, 6 кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш. Без аларның урын-җирләрен алыштырабыз, өйләрен җыештырабыз, юындырабыз, ашатабыз, кибеткә, даруханәгә барып барлык кирәк-яракларны алып кайтып бирәбез, – ди Зөлфия Әсхәтовна.
Социаль хезмәткәр булып бөтен кеше дә эшли алмый. Моның өчен бик сабыр булырга, чит кеше проблемаларына битараф булмаска, ялгыз өлкәннәрне тыңлый һәм ишетә белергә, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Бу сыйфатларның барысы да Зөлфия Әсхәтовнага хас.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Моннан тыш, аңа «Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев