Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзмәшгульләргә үз эшеңне үстерү өчен 100 000 сумга кадәр субсидия бирелә

Чаллы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан түләүсез преакселерация программасында субсидияләүгә проект әзерли ала.

Үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс грамоталылыкның дәрәҗәсен арттыру һәм төбәк үзмәшгуль гражданнарын Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар бирүгә әзерләү максатыннан, 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр «Фабрика. Самозанятые» бушлай онлайн-программа тормышка ашырыла.

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

3 атна дәвамында катнашучылар өчен бизнесның төрле өлкәләрендәге тәҗрибәле экспертлар һәм практик-эшмәкәрләр катнашында 12 онлайн-дәрес булачак. Укучылар базарны анализлый, статистик мәгълүматлар белән эшләргә, бизнес алып баруның финанс һәм юридик үзенчәлекләрен өйрәнә алачак.

Катнашучылар сыйфатында Татарстан Республикасында үз эшчәнлекләрен теркәгән үзмәшгульләр чакырыла.

Уку нәтиҗәләре буенча, 1 000 кешедән 700 үзмәшгульне сайлаячаклар, алар Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән бизнеска ярдәм итүгә 100 000 сумга кадәр акча алачак.

Яр Чаллыда бүгенге көндә 17 600дән артык үзмәшгуль теркәлгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев