Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөһрә Шәрифуллина: “Юлыбызда гел яхшы кешеләр очрап торды”

Узган елда Татарстанның атказанган артисты, танылган музыкант, матур җырлар язган Азат Хәлимов та үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Татар халкы аны яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның баянчысы һәм ире буларак белә. Зөһрә ханымның иҗатындагы уңышларында аның роле зур. Алар сәхнәдә, шәхси тормышта да гел бергә, бер бөтен. Казанда матур итеп юбилей концерты уздырдылар. Юбилярлар шул җырлы-моңлы бәйрәмне шәһәребез тамашачыларына да күрсәтергә җыеналар. Татар җырын үстерүгә зур өлеше керткән, гомерләрен сәнгатькә багышлаган Зөһрә Шәрифуллина белән Азат Хәлимов редакциябезгә керергә дә вакыт таптылар. Игътибарыгызга яраткан җырчыбыз белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Зөһрә апа, сезнең популярлык вакыты безнең студент чорына туры килде. Телевизорны кайчан ачсаң да, сез җырлый идегез. Иске төшереп үтик әле, Сезне зур сәхнәгә нинди җыр алып чыкты?
- Мин 1980 елдан бирле сәхнәдә. Марсель Галиев шигыренә Луиза Батыр-Болгари язган “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры белән эстрада сәхнәсенә чыктым. Аннары “Нигә яна йөрәгем”, “Ялгыз аккош күлләрдә”, “Су буенда учак яна” һәм аннан соң башка җырларымның һәрберсен тамашачы җылы кабул итте. 1986 елларда Чаллыда 18әр концерт куя идек. Чаллы тамашачысы мине беренче адымнарымнан ук күтәреп алды һәм хәзер дә шулай ук җылы кабул итә. Аллаһының рәхмәте яусын.
- Хәтерем ялгышмаса, сезгә бит зур сәхнәгә фатиханы мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров үзе биргән.
- Иҗат юлымны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башлап җибәрдем, аннары Илһам Шакиров төркемендә эшләдем. Бу яктан мин бик бәхетле. Татар җырының атасы үзе фатиха биргәнгәдер, иҗат юлым уңышлы барды. Ул репертуарга татар халык җырларын кертүне шарт итеп куя иде. Миңа “Сүнмәс дәрт” дигән татар халык җырын үз куллары белән язып бирде. Рим Хәсәновның минем башкарудагы “Ялгыз аккош күлләрдә” эстрада җырын ярата иде. Татар җыр сәнгатенең атасы, татар халкының бөек җырчысы Илһам ага Шакиров безнең тормышыбызда зур роль уйнаган шәхес. Беренчедән, ул татар җырын бөтендөньяга таныткан горурланырлык якташыбыз. Икенчедән, ул - мине үзе фатиха биреп сәхнәгә чыгарган остаз. Өченчедән, Азат белән безнең гаиләбезгә фатиха биргән кадерле кешебез. Без аның белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр очрашып, аралашып тордык. Соңгы очрашуыбыз узган елның декабрендә булды. Гел җырлашып утыра идек. Аның безне ташлап китүен бик авыр кичердек. Илһам Шакиров - 100 елга бер туа торган бөек шәхес, зур талант. Тукай, Сәйдәш, Илһам Шакиров – халкыбызның, милләтебезнең йөзе. Шушы бөек шәхесләрнең берсе, моң илчесе Илһам Шакиров белән бер сәхнәдә җырлау - минем өчен зур бәхет ул.
-Зөһрә апа, сезнең репертуардагы җырларның күпчелеге үзгә бер моң, сагыш белән сугарылган. Бу нилектән икән?
- Чыннан да җырларымның күпчелеге сагышлы-моңлы. Бу авыр, катлаулы яшьлектәндер инде. Шулар җырларымда моң булып ага. Ә болай тормышымда зарланырга, сагышланырга нигез юк, Аллаһка шөкер.
- Шулай да тормыш сезне шактый сынады бит. Авыр чакларда таянырлык кешеләр булдымы?
-Булды сагыш, булды әрнү.
Бары үтте, юды вакыт
Авыртканнар бетте инде,
Авыртканнар бетте дә бит,
Гомер дә үтте инде...
Әйе, күңелсез вакыйгалар, бик авыр чакларым да булды. Әмма андый вакытларда юлыбызда гел яхшы кешеләр очрап торды. Якташларым, сарманлылар, дусларым, туганнарым, гаиләм һәрвакыт минем белән бергә булды. Алар ярдәм итеп, авырлыкларны җиңәргә булыштылар. Бүгенге көндә дә дусларыбыз белән бергә тату яшибез, бергәләп матур җырлар иҗат итәбез, концертлар куябыз.
-Дусларыгыз арасында иҗат әһелләре күптер...
- Әйе. Композиторлар Рим Хәсәнов, Рәис Ханнанов, Шамил Шәрипов, Зөфәр Хәйретдинов белән иҗади дуслык дәвам итә. Башкортстанда яшәп иҗат итүче композитор, автор башкаручы Зифа Нагаева гаилә дустыбызга әйләнде. Соңгы елларда ул иҗат иткән күп җырларны башкарам. Тамашчылар аларны бик җылы кабул итә.
-Матур җырлардан торган юбилей концертын тиздән Чаллы халкы да күрә алачак.
- Күптән түгел ирем, музыкант, гаиләбезнең терәге Азат Хәлимовның да, үезмнең дә юбилей булды. Юбилей концертлары Казанда зур уңыш белән узды. Ә менә Чаллыга килергә һаман җай чыкмый торды. Концерт залының директоры Фәнил Салихов: ”Чаллыда сезне яраталар, көтәләр. Сез бит сыналган, яраткан җырчыбыз. Килегез”, - дип шатландырды, канатландырды. Шуңа күрә, Аллаһка тапшырып, 17 февральдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 40 еллык иҗатыбызга нәтиҗә ясарга булдык. Әлбәттә, 40 еллык иҗатны бер концертка гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Шулай да репертуарыбыздагы иң матур җырларыбызны гына башкарып, Чаллыда яшәүче яраткан тамашачыларыбызны һәм Сарман районында туып-үскән якташларыбызны сөендерербез дип уйлыйм.
- Юбилейда кунаклар да чыгыш ясыйдыр инде?
-Әлбәттә. Концертыбызда Сарманнан Розалия Талибуллина, талантлы яшьләр Алинә Прокопьева белән Азат Кәримов, Чаллыда үскән Рөстәм Насыйбуллин, Ринат Гыйләҗев һәм башкалар катнаша. Чаллыдагы Сарман районы якташлар җәмгыяте рәисе, җырчы Алмаз Ишморатов та үзенең котлавын ирештерер. Сарман мәктәбендә җыр дәресләрен укыткан укытучым, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшинаны да чакырдык. Талантлы җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин белән Виталий Агаповның чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килер. Концертны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып бара. Кунакларның барысын да әйтеп тормыйк, сер булып калсын. Концертта сюрпризлар күп булачак.
-Зөһрә ханым, шәһәребез тамашачысы сезне сагынып бетте инде. Озак еллар концертлар белән килмәвегезнең сәбәбе нидә?
-Мин үзем дә Чаллы тамашачысын бик сагындым. Шуңа күрә концертта үзем күбрәк җырлармын дип торам. Бергәләп җырларбыз, сөйләшербез, елашырбыз... Гомреләр уза бит, шуңа күрә исән- сау булганда очрашып торырга кирәк. Концертта, ирем музыкант, Азат Хәлимов төрле гармуннарда чыгыш ясаячак. Без Чаллыда үтә торган төрле чараларда чыгыш ясыйбыз. Әмма үзебезнең концерт белән 7 ел килгәнебез булмаган икән. Гел җае туры килми. Менә ниһаять 17 февральдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында яраткан тамашчыбыз белән аралашып, җырлашып китәрбез, Аллаһы боерса. Концерт 19 сәгатьтә башлана. Хөрмәтле тамашачылар, дусларыбыз сезне концертыбызда көтәбез.
-Сезнең белән беренче тапкыр очрашканда улларыгыз балалар бакчасына да йөрми иде... Бүгенге көндә алар ни белән шөгыльләнәләр?
- Аллаһка шөкер, улларыбыз акыллы, тәртипле булып үстеләр. Икесе дә Казанның 2нче лицей интернат мәктәбендә укыдылар, берсе КФУның икътисад факультетын, берсе финанс-икътисад институтын тәмамлады. Икесе дә чит илләрдә укып кайттылар. Олы улыбыз - Казанда, кечесе Алабуга ирекле икътисадый зонасында үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Бүгенге көндә Аллага шөкер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, алдагысы Аллаһы Тәгалә кулында. Олы улыбыз гаиләле, киленебез Чаллы кызы, төпчегебез әле өйләнмәгән.
-Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
- Концерт-кичәләргә гел чакырып торалар. Чыгышлар булмаганда яңа җырлар өйрәнәм. Буш вакыт юк та диярлек. Бераз буш вакытлар булса, оныкларымны карарга булышам. “Балам баласы балдан татлы” дигәннәр бит. Әби-бабай булгач кына, моның шулай икәнлеген аңлыйсың икән. Оныкларыбыз Рианага 5 яшь, Айлинәгә 2 яшь тә 3 ай.
-Яшьлегемә кире кайтыр идем” дип җырлыйлар. Ә сез яшьлеккә кайтыр идегезме?
-Яшьлек елларымны сагынам, тик ул вакытларга әйләнеп кайтмас идем. Чөнки мин мондый матур тормыш барлыгын, болай да яшәп булганлыгын белдем.
-Зөһрә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Без - сезнең моңлы, матур җырларыгызны тыңлап үскән буын. Бүген дә сез башкарган җырларны сагынабыз. Безне сагындырмыйча гына Чаллыга килеп торыгыз. Сәламәт һәм пар канатлы булып, безне озак еллар үзегезнең матур җырларыгыз белән сөендереп яшәгез! Хөрмәтле дуслар, салкын февраль кичендә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында яраткан җырчыбыз Зөһрә Шәрифуллина концертына барып, җаннарыбызны җылытып, рухыбызны баетып кайтыйк. Килегез, үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев