Журналистка кытлык бетәр, бәлки?
Чаллыда медиакласслар ачылды.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта медиакласслар ачылу уңаеннан тантана булды. Милләтебезгә акыллы, белемле шәхесләр тәрбияләүне максат итеп куйган алдынгы белем йорты ВУЗлар белән хезмәттәшлек булдырып, укыту процессын югары технологияләр, инженерлык, медицина, социаль-икьтисади юнәлешләрдә алып бара. Быел шуларга медиакласслар өстәлде. Бу тәҗрибә әлегә Татарстанда бердәнбер. Лицей директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова бу проектны баштанаяк уйлап тотынган булса кирәк. Журналистика, филология белән җитди кызыксынган укучыларның укуларын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дәвам итү мөмкинлеге дә бар.
Медиакласслар ачу тантанасында әлеге уку йортының деканы Рамил Мирзахитов ВУЗның югары дәрәҗәдә милли кадрлар әзерләргә сәләтле булуын ассызыклады. Шунда эшләп килүче «Дулкын» һөнәри үсеш үзәгенең әйдәп баручы белгече, журналист Раилә Хәялиева журналистлар әзерләү процессының куелышы белән кызыктырды.
Шәхсән мин 34 ел матбугат өлкәсендә кайнаучы кеше буларак, Чаллы мәктәбендә медиакласслар ачу идеясен лицей җитәкчелегенең алга карап фикер йөртүе, дип бәялим. Бүген журналист кадрларга кытлык. Татар журналистларына бигрәк тә кытлык. Бу, тулаем алганда, дөнья интернетка «утырган» заманда 4 нче власть дип бәяләнгән һөнәрнең дәрәҗәсе төшүгә дә, журналистлар әзерләүгә игътибар кимүгә дә бәйледер. Ә татар телендә язучыларның азлыгы беренче чиратта туган телебезнең хәле белән аңлатыла.
Әлбәттә, медиаклассларда белем алган барлык балалар да журналист булып китмәс. Тик аларның матбугат дөньясына якынрак, тирәнрәк керүе шәхес булып формалашуларына йогынты ясамый калмас. Балалар бүген үк үзләрен җәлеп иткән вакыйгаларга карата фикерләрен белдерә, кайсы белән килешә, кайсы белән килешми. Бу балалар мәктәп партасыннан ук «шәхси бренд» дигән төшенчәне аңлый, аңлы рәвештә җәмгыятьтә уз урыннарын дәгьвалый. Фикерле, уйлый белгән кешеләр бик кирәк бүген.
Мин медиаклассларда укучыларны үзебез белән дә чагыштырып алдым. Амбицияле (журналистикага, җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләренә тартылучыларның, иманым камил, бу сыйфат барысында да бар) яшьләр әле укый башлаганнарына нибары берничә ай гына, алар инде «Татар-информ» кебек саллы компаниянең эше белән танышып кайткан. Практик дәресләрне аларга республикада танылган журналистлар бирә, димәк, алар хәзердән үк профессионалларга колак салалар. Минем, мәсәлән, Казан университетының журналистика бүлегенә укырга барып кергәнче тере журналистны күреп сөйләшкәнем булмады.
Бу очрашуда мин күзләре янып торган бу яшьләрнең өйрәнү мәйданчыгы итеп үзебезнең популяр «Көмеш кыңгырау» газетасы белән ныклы элемтә урнаштыруларына сөендем. Әдәби иҗатка тартылсалар, танылган «Мәйдан» журналы бар. Шундый ук тәкьдим «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясеннән дә булды. Тагын бер нәрсәгә ышанам, үзара хезмәттәшлек ике якка да файдалы булачак. Яшьләр газетасы булгач, үзләре турында алар үзләре сөйләргә, темаларны үзләре сайлап, уй-фикерләрен әйтергә тиеш. Яңа буын журналистлар бездән заманча технологияләрне ансатрак үзләштерүләре белән дә үрнәк булырлар. Күпмедер дәрәҗәдә без алардан да өйрәнербез.
Медиасыйныфларны тәкьдим иткәннән соң, укучы-журналистлар кунаклардан интервьюлар алды. Шуңа игьтибар иттем – миңа вазыйфамны күздә тотып, бик актуаль сораулар бирделәр. Аеруча, балаларның видеога төшерү алымнары ошады. Редакциягә кайткач үзебезнең социаль челтәрләрдә дә кулланырга кирәк, дип уйлап та куйдым әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев