Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәй районында һәлакәткә тарыган машиналарны штрафстоянкага алып киткәннәр

Соңгы мәгълүматлар буенча, автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, 14 кеше һәлак була, 15е зыян күргән. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Зәй районында һәлакәткә тарыган пассажир автобусы, шулай ук "КАМАЗ" һәм "МАН" йөк автомобильләрен Зәй районы ЮХИДИ штрафстоянкасына алып киткәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат...

Соңгы мәгълүматлар буенча, автобус белән йөк машинасы бәрелешеп, 14 кеше һәлак була, 15е зыян күргән.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Зәй районында һәлакәткә тарыган пассажир автобусы, шулай ук "КАМАЗ" һәм "МАН" йөк автомобильләрен Зәй районы ЮХИДИ штрафстоянкасына алып киткәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлакәт урынында "Татнефтедор" җәмгыяте автокраны, төягеч һәм йөк тралы эшли, зыян күргән автотранспорт шунда төялә.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне итеп игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев