Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров пластик операция ясаткан

Соңгы арада Данир Сабиров сәер баш киемендә төшкән фотолары белән тамашачыларны бераз борчуга салды

Əмма Данир башта Һинд киносы төшерәбез, диде.
Ə аннары колакларын "дәвалау" турында сөйләде. "Колакларга әрекмән каплап, тарттырып куйсаң, бер атнадан соң алар тырпаеп тормаска тиеш", - диде. Бу халык медицинасы җырчы Нурзадәдә дә кызыксыну уяткан. Ул: «Файдасы тисә, мин дә шулай эшләрмен әле. Югыйсә, чәч җыеп, бер прическа да ясый алмыйм», - дигән.
Хикмәт нәрсәдә икән?! Данирның үзеннән сорыйк әле.
- Башка кигән әйбер - ул бинт. Отопластика эшләттем. Ягъни, колакларны матурлар өчен пластик операция. Матур итеп прическа ясатып куясам да, тик сул як колак ямьсез булып күренеп тора иде. Шул күңелне кырды. Бер колакка гына ясатыйм дип барган идем, табиб икесенә дә эшләргә диде. Урынлы наркоз белән эшләделәр, бер авырту да сизмәдем. Колаклар әлегә төзәлеп бетмәде, әмма нәтиҗә ошый: колаклар тырпаеп тормый хәзер. Артык кыйммәт операция димәс идем. Нишләтәсең, матурлык шулай инде, корбаннар таләп итә (көлә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев