Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

15 минут эчендә әзер була торган печенье

Чәйләрегез тәмле булсын!

Ингредиентлары: 

- Йомырка - 1 шт.
- Сыек май - 120 грамм
- Шикәр комы - 100 грамм
- Разрыхлитель - 1 чәй калагы 
- Он - 200 грамм.

Эш барышы:

- Йомырка, шикәр комын, майны кушып 1 минут тирәсе яхшылап болгатабыз.
- Иләнгән онны, разрыхлительне кушып болгатабыз. Камыр йомшак була.
- Кечкенә шарчыклар ясыйбыз һәм әзрәк изеп печенье формасына китерәбез.
- Ике ягын да шикәр комына батырып алабыз.
- Чәнечке белән эзләр ясыйбыз.
- 200 градуска кызган духовкага тыгып 10-12 минут пешереп алабыз.

Печенье әзер, чәйләрегез тәмле булсын!

Гөлшат Хисмәтуллина фотосы һәм рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт