Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

50дән узган гүзәл затларга 9 киңәш

Илленең аръягында тормыш бармы икән, дисезме? Ничек кенә бар әле!

Кызыклы һәм чагу тормыш икән бит биредә. Шулай да чаманы онытырга ярамый. Бу уңайдан Голливуд йолдызы Эллен Баркинның киңәшләре бик тә ярап куяр.
1. Сезнең чәч озынлыгы умрау сөяге (ключица) буеннан узып китәргә тиеш түгел.
2. Әгәр тәнегез ак түгел икән, кызыл помада сезгә килешмәс. Ул картайта.
3. Әгәр берәр чарага барсагыз, зәңгәр джинс тукымадан тегелгән кием кияргә кирәкми (ә менә кара джинс яраклы).
4. Тезләрегезне ачмагыз. 20 яшьлек кызлар белән ярышырга тырышмагыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның матурлыгы чишенеп йөрүдә түгел, ә стилендә.
5. Һичкайчан бретелькалы әйбер кимәгез!
6. Мини юбкалар тыела. Кыска юбканы кара колготки белән генә кияргә ярый.
7. Кайчандыр сезгә яраклы булган мода трендларын кием-салымда кулланмагыз.
8. Эшләпәләрне кояштан саклану өчен генә киегез. Эшләпә кигән кеше игътибар җәлеп итәргә теләүче кешегә охшаган.
9. Күп аксессуар такмагыз, кыяфәтегез җыйнак булсын.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/min-hatyn-kyz/50d-n-uzgan-g-z-l-zatlarga-9-ki-sh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X