Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Киңәш-табыш

Аякларыгыз туңмасын дисәгез...

Файдалы киңәшләр.

Газета укучыбыз: «Аягым өши, киңәш бирегез әле»,  – дип сораган иде. «Одноклассники» социаль челтәрендә аңа комментарий калдыручылар күп булды. Сез дә укып, файдасын күрегез әле.

•    «Заманында аяк өшү белән миндә нык интектем. Яланаяк карга басарга куштылар... һәм, чыннан да, файдасы булды. Бөтенләе белән бетте, дип әйтә алмыйм, ә менә файдасын нык сиздем. Хәзер, җае чыккан саен, йомшак ак карга басам. Сез дә шулай эшләгез, димим. Сынап карасагыз була. Бәлкем, файдасы тияр».
•    «Минем әтинең табаны астында эренле ярасы (трофическая язва) бар иде. Гел үлеге агып торды. Аягы да боз кебек суык булды. Җәй көне 20 тапкыр бал кортына чактыргач, җылына дип әйтә иде».
•    «Кан тамырлары атеросклерозы булырга мөмкин. Табибка барыгыз. Кан йөрми торгандыр».
•    «Бер апа: «Сөтле чәй эчсәм, йомырка ашасам, аякларым яна», – ди. Бәлки шулпа, балык кебек ризыклар кулланмыйсыздыр, сөт өсте кабыгыз, пешкән йомырканы (табадагысын да) җылы килеш ашагыз. Аякларыгызны тазда эссерәк суда тотып алыгыз, кич бишәр минут теләк теләгез».
•    «Аяк өшемәсен өчен мунчага кергәч, тазга кар алып керәбез. Шуңа дөп итеп басабыз, аннан кайнар суга тыгабыз  (пешәрлек түгел инде). Шулай ике тапкыр кабатлыйбыз. Аяк табаны туңмый, пешеп тора». 

Фото ru.freepik.com сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев