Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Җәйге пирог

50 минут пешә.

Камыр өчен сезгә 200 г он, 50 мл кефир, 200 г эремчек, 100 г акмай кирәк булачак. Ә эчлек өчен 200 г эремчек, 5-6 шәфталу (персик), 100 г кибет каймагы, 150 г шикәр комы һәм 3 йомырка алыгыз. Эремчек ничә процентлы булса да ярый.
Камыр өчен алынган барлык ингредиентларны бергә салып, камыр басыгыз, пленка белән каплап 30-60 минутка суыткычка кыегыз.
Эчлек әзерли башлыйк. Йомыркаларны яхшылап туглагыз. Аның өстенә кибет каймагы, шикәр һәм эремчек салыгыз. Янә яхшылап бутагыз.
Камырны суыткычтан алып, 3-4 мм калынлыкта җәегез һәм табага салып, кырыйларын формалаштырып чыгыгыз. Камыр өстенә эремчекле эчлекне тигезләп салыгыз, аннары туралган шәфталуларны тезегез.
Пирогны 180 градуска кадәр кызган духовкада 50 минут пешерегез. Пирог пешеп чыккач, аны суытыгыз. Аннары кисеп, чәй табынына чыгарырга да була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев