Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлардан – шашлык
Музыкаль гаилә Яңа ел табынын традицион бәлеш, тутырылган каз, күпсанлы салатлардан кала, һәрвакыт шашлык белән бизи.
«Кунаклар синең шашлыгың иң тәмлесе дип мактый, үзебез дә бик яратабыз», – ди Айгөл.
Ул аның рецепты белән дә бүлеште. 3-4 килограмм ит (тавык ботлары) өчен маринад әзерлибез. Моның өчен 2-3 аш кашыгы соя соусы, 2-3 аш кашыгы бальзам соусы, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы борыч (мин борычлар катнашмасын салам), 1 аш кашыгы «Роллтон» (тавык ите өчен дигән тәмләткеч), 1 аш кашыгы аджика (кибетнеке дә, ачы булса, үзегезнеке дә ярый) кирәк. Боларга 1 баш сарымсакны угыч аша чыгарам һәм 2-3 аш кашыгы майонез салып, ит белән барысын да яхшылап болгатам. Аннары капкач белән каплап, 2-3 сәгатькә суыткычка куям.
Ясап карагыз әле, безнең кебек ачы-борычлыны яратучыларга ошарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев