Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Арка нигә авырта?

Әгәр аркагыз авыртса, димәк, мускуллар киеренке: йә нервлар кысылган, яки сөт кислотасы тупланган.

Сөт кислотасының җыелуы мускуллар кысылуга китерә һәм аларда тыгыз төеннәр барлыкка килә. Алар мускулларның тигез эшләвенә комачаулый. Әгәр ул төеннәрдән вакытында котылмасаң, аларда тоташтыручы тукыма барлыкка килә, ә ул, үз чиратында, аларның хәрәкәтләнүен чикли. Проблемалы урынны башка җирләрдән аеру өчен, организм шулай эшли. Арка мускулларындагы төеннәр – арка авырту чыганагы. Ул авыруны фибромиалгия дип атыйлар. Массаж ярдәмендә төеннәрдән тизрәк котылсагыз, үзегезгә дә рәхәтрәк була. Массаж кан йөрешен активлаштыра, шул сәбәпле мускуллар кислород белән туклана. Сөт кислотасы углекислый газга һәм суга таркала.
Авырлыкның зур булуы умыртка баганасына, йө­рәк эшчәнлегенә, буыннарга тискәре йогынты ясый. Аз хәрәкәтләнгәндә, кан тамырларына атеросклеротик яссы төерләр (бляшки) утыра. Арка һәм буыннар авыруын киметү өчен ябыгырга кирәк.

Нияз Бишбалта,
Казан.

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/arka-nig-avyrta?fbclid=IwAR0QOwaVYKzIV28txDwsipamPvxCFasiym7finK2pdNE6h5LGElEa9RbjQg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X