Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җайлы да, тәмле дә торт

Камыр өчен кирәк: 6 йомырка, 150 гр шикәр, 200 гр он.

Йомырка белән шикәр комын күпереп агарганчы миксер белән болгатабыз (15 минут тирәсе).
Массага онны әз-әзләп кушып, кашык белән астан өскә таба болгатабыз (күпергән масса кире утырмасын өчен).
Камырны майланган табага салып, 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут тирәсе пешерәбез. Суынгач ике кисәккә бүләбез.

Крем өчен кирәк:

500 мл 33 процентлы сөт өсте (сливки),
150 мл куертылган сөт (сгущеное молоко).

Сөт өстен тирәнрәк савытка салып, миксер ярдәмендә куе каймак кебек булганчы, аннан куертылган сөтне дә кушып, тагын 10 минут болгатабыз. Массалы савытны йөзтүбән тотып карыйбыз, крем акмаса, димәк, ул әзер.
Беренче кат камырга кремны яхшылап сылыйбыз, өстенә 2нче кат камырны куеп, калган кремны бар яклап сылап, тортны җыеп бетерәбез. Өстен угычта кырылган шоколад сибеп бизәсәгез дә була.

Сөт өстенең дә, куертылган сөтнең дә салкын булуы мөһим!
Крем ясар алдыннан савыт белән миксерның болгаткычларын 15-20 минутка суыткычка куеп алсагыз, тагын да яхшырак булыр.

Алинә Баһаветдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт