Бәйрәм табынына - тәмле салат
Бу салат белән теләсә-нинди табынны бизәргә була.
Майонез урынына каймак та кулланырга мөмкин. Салат өчен 2 йомырка, 400 грамм пешкән ит, 2-3 яшел алма, 1 зур тәлгәш “Дамские пальчики” винограды, каты сыр кирәк. Йомыркаларны вак итеп турыйбыз, алманың кабыгын әрчеп, эре кыргычта кырабыз. Алма каралып китмәсен өчен өстенә лимон согы сыгабыз. Виноградны юып корытабыз. Сырны эре кыргычтан кырабыз һәм барлык ризыкларны бергә кушып, майонез белән болгатабыз.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев