Бал белән кабак пешерү ЫСУЛЫ
Бал белән үсемлек маен кушабыз. Кабакны чистартып, телемләп турыйбыз да һәрберсен сиропка манып, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез. 15-20 минут 190º Слы газ мичендә пешерәбез.
Кабакны киптерелгән җиләк-җимеш белән дә пешереп була. Моның өчен: кабак, күрәгә, кара җимеш, йөзем, хөрмә, бал, үсемлек мае һәм су кирәк. Кабакны чистартып, 2х2 см итеп шакмаклап турыйбыз. Кипкән җимешләрне дә юып, әз генә ваклыйбыз. Барысын бергә кушып болгатабыз. Үсемлек маена су белән бал кушабыз. Шул сиропны җимешләр өстенә агызабыз. +180 градуста 40 минут пешерәбез.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bal-beln-kabak-pesher-ysuly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев