Базарда үлчәп сатыла торган тәмләткечләрнең нинди куркынычы бар?
Күп кенә тәмләткечләр, үзләре хуш ис чыгарудан тыш, чит исләрне дә сеңдерә.
Тәмләткечләрне заводта ясалган савытларда сатып алу хәерле. Граммлап үлчәп сатыла торганнарының зыянлы булуы ихтимал. Бу турыда «АиФ» яза.
«Росбиотех» университетының Туклану индустриясе, кунакханә бизнесы һәм сервисы кафедрасы доценты Дмитрий Быстров сүзләренчә, төреп сатыла торган специяләр тәгаен сыйфат тикшерүе уза. Ә базардагы шундый ук товарлар турында моны тәгаен ышандырып булмый.
Ачык һавада тәмләткечләр төсен, хуш исен һәм тәмен, шулай ук файдалы үзлекләрен югалта.
«Күп кенә тәмләткечләр, үзләре хуш ис чыгарудан тыш, чит исләрне дә сеңдерә. Әгәр базарда тәмләткечләр киштәсе янында балык сатучылар булса, специянең сыйфаты бозылачак. Герметик төргәк аны саклый», – ди белгеч.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев