Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бик тәмле тәбикмәк пешерү ЫСУЛЫ

Чүпрә белән камыр ризыклары пешергәндә мин башта бер бокалга 2-3 кашык су салып, аңа 1 кашык шикәр комы, 1 кашык он hәм 25-30 гр люкс чүпрәсе салып болгатам, ул күпереп чыккач кына камыр куям.

Чүпрә күпереп чыккач, шуңа 1 стакан жылы су, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз hәм он салып, кибет каймагы сыман куерак итеп камыр ясадым. Камырны жылыга кабартырга куйдым.

Бер сәгать эчендә күпереп тә менде. Аннан шул камыр өстенә 1 стакан кайнар сөт салып тиз генә болгаттым да, тәбикмәкләрне пешерә дә башладым. Тишекле-тишек­ле булып күпереп пештеләр. Коры табада пешердем дә эретелгән акмай белән майладым.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bik-tmle-tbikmk-pesher-ysuly1254

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев