Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Биш минутта өй җыештырабыз!

Нәрсәдән башларга?

Күз алдына китерегез әле – сез диванга җайлап кына утырып, кино карарга җыенасыз, ди. Һәм – телефон! Дусларыгыз шалтырата: юл уңаеннан сезгә сугылып чыгарга җыеналар икән, биш минуттан инде монда булачаклар. «Ничек инде биш минуттан? Алдан ук кисәтеп булмый иде мени аны?» – дип күпме генә дуласагыз да, мәгънә юк. Сезгә хәзер биш минут эчендә өйне тәртипкә китерергә туры киләчәк.  

Нәрсәдән башларга?
Бу сорауга күпләр кунак бүлмәсен җыештырудан, дип җавап бирә. Әмма белгечләрнең киңәше башка. Музыка куюдан, диләр алар. Һәм ул, һичшиксез, дәртле, күңелле көй булырга тиеш. 
Аннары инде бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне ачабыз һәм җиң сызганып ванна-туалетка юнәләбез. Ни өчен нәкъ менә шуларга? Килгән кунак йокы бүлмәләрен әйләнеп тә узарга мөмкин. Әмма дә ләкин кул юарга керми калмаячак ул. 
Кыскасы, унитаз белән раковинага парашок сибәбез һәм аларны хәзергә шул хәлендә калдырып торып, залга йөгерәбез. 

Чүп капчыклары җитәрлекме?
Йөгерәбез дидем дә, ашыкмый торыйк әле, башта кухняга кереп, чүп капчыклары алырга онытмыйк. Бер генә җитми! Берсе чүп-чар өчен булса, икенчесе, әйтик, кәнәфи өсләренә, диван башларына оялаган кием-салым өчен кирәк булачак. Юасы киемнәрне йә шулай ук капчыкка салып куябыз, йә булмаса, тиз арада кер юу машинасына илтеп тыгабыз. Китап-дәфтәрләр, һәртөрле дисклар, карандаш-ручкалар өстәл өсләрен тутырып ятса, аларны да тиз генә бер капчыкка тутырып, вакытлыча (кабатлап әйтик, вакытлыча гына) шкафка тыгып куярга була. Кыскасы, капчыкларның барысын да кеше күзенә күренмәслек  урыннарга урнаштырып бетергәч, комод өсләреннән, телевизор экраннарынан тиз генә тузан сөртеп чыгарга кирәк. Тузан – иң беренче күзгә ташлана торган иң күңелсез күренеш ул. Хәзер инде түшәмнәргә күз салыгыз – салынып торган пәрәвез җепләре юкмы? 
Бүлмәдә карават тора икән, аны да тиз генә җыештырып куябыз. Өлгерә алмаган очракта, өстенә җәймә капларга була.  
Безнең бүлмәне иң ямьсезләгән әйбер – ул да булса кулланылган табак-савыт. Алар компьютер өстәленә, һичшиксез, өелә инде. Барысын да тиз арада кухняга ташыйбыз һәм юарга әзерләп куябыз. 

Ярдәмгә чакырабыз!
Сез менә хәзер үлә-бетә өй җыештырасыз, ә өйдәгеләр кунаклар килә, дип мыштым гына сөенешеп йөриме? Йөрми генә торсыннар әле! Ирегезнең кулына тузан суырткыч тоттырып куегыз. Балаларга залдан юасы табак-савытны ташытырга, аннары үзләрен кухняга табак-савыт юарга җибәрергә була. Юып бетерергә өлгерә алмыйлар икән, кунакларга: «Бездә су юк иде бит әле, менә яңа бирделәр», – дип сөйләнгән буласың. Гел бардак бит инде, янәсе, безнең тормышта! 

Көн саен – биш минут!
Ни дәрәҗәдә дөрестер монысы, белмим, әмма безгә өйдәге тәртипне сакларга беләсезме нәрсә ярдәм итәргә мөмкин икән? Өй җыештыру өчен көн саен биш минут вакыт бүлү. Менә шушы көндәлек биш минут кемдер керәсе бар дип ут чыккандай чабуламас өчен дә, атна азагында тулы бер көнне өй җыештыруга багышламас өчен дә кирәк. 
Һәм тагын... Тиз эшләнә торган эшләрне минутында-сәгатендә башкарырга тырышыгыз, дип тә киңәш бирә безгә белгечләр. Нәрсәдер идәнгә төштеме – шунда ук алып куегыз.  Түгелдеме –  сөртегез. Онытмагыз – юылмый калган кечкенә генә бал кашыгы да үз артыннан тау кадәр табак-савыт җыярга сәләтле. Бер өч кенә көн булса да шулай тәртипле яшәргә тырышып карагыз әле. Башта бу тормыш рәвеше сезне шулкадәр ялкытачак... Аннары инде сездә үзегез белән горурлану хисе уяначак. Һәм тора-бара сез инде башкаларның игътибарсызлыгына шаклар ката башлаячаксыз. 

Иң соңыннан
Бүлмәләрне тәртипкә китереп чыктыкмы?  Хәзер юеш чүпрәк белән ишек төпләрен юып алабыз. Һәм, ниһаять...   бәдрәф белән юыну бүлмәсенә әйләнеп кайтабыз. Йә, карап алыгыз әле, бәдрәфкә – туалет кәгазе, ваннага – сабын куелганмы? Анда эшне бетергәч, кухняга. Плитә өсләрен тиз генә сөрткәлибез (йә булмаса фальга җәябез), идәнне себереп чыгабыз. Өстәл өстендәге артык әйберләрне алып, шкафка урнаштырабыз. Өстәлдә хәзер тоз белән борыч кына калдымы? Димәк без кунак кабул итәргә әзер! 

Ризидә Гасыймова

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев