Болыннан җыелган җир җиләгенең нинди файдасы һәм зыяны бар?
Күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә.
Табигать биргән байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Болыннарда, урман аланнарында җир җиләге өлгерә башлады. «Ул искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә яхшы тәэсире белән дә дан тота», – ди белгечләр. Социаль челтәрләрдә инде күптән җиләкле фотографияләр барлыкка килде.
Ел буе авыз итәр өчен җир җиләген туңдырып та, киптереп тә куярга мөмкин. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм аның яфракларыннан чәй дә ясый. Тәм генәме соң, үзендә тупланган файдалы матдәләрен биреп, җир җиләге күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә!
Төгәлрәк әйтсәк:
- кан ясалышына уңай йогынты ясый, анемия булган кешеләргә файдалы;
- көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өчен файдалы;
- кипкән җир җиләге организмдагы патогеннарны чыгара;
- нерв системасы өчен файдалы;
- бавыр белән проблемалар булганда җир җиләге согы яхшы;
- ирекле радикалларның начар тәэсирен киметә;
- организмнан артык холестеринны чыгара;
- кан басымын төшерә;
- сидек кудыра.
Белгечләр сүзләренә караганда җир җиләгенең яфраклары да файдалы. Алардан төнәтмә ясыйлар. Моның өчен алты аш кашыгы коры җиләк яфрагын 0,8 литр суга салалар, кайнатып чыгаралар, 4-5 минут пешеләр һәм суытып, сөзәләр.
Бу төнәтмә йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда файдалы. Шулай ук ул төрле яраларны дәвалый, ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасына уңай йогынты ясый, бөерләр авыртканда да булыша.
Әйтергә кирәк, җир җиләгенең зыяны да бар. Ул кайберәүләргә аллергия бирергә мөмкин. Моның өчен аны әчегән сөт ризыклары белән ашарга була. Ашказаны җәрәхәте, югары кислоталы гастрит булганда да җиләк ашарга ярамый. Хроник аппендицит, колит булганда җир җиләген күп ашау тыела. Авырлы хатыннарга җиләк ашаганда сак булырга кирәк.
Үсемлекләр белән дәваланганда табиб белән киңәшеп эшләгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев