Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Брок­ко­ли һәм ку­зак­лы фа­соль­дән ви­та­мин­лы са­лат

Бу са­лат­ны яса­ган­да уз­ган ел­гы ка­ты­рыл­ган яшел­чә­ләр­не кул­ла­ныр­га да бу­ла.

Са­лат өчен: брок­ко­ли кә­бес­тә­се, ку­зак­лы фа­соль, тат­лы бо­рыч, кы­яр, су­ган, са­рым­сак ки­рәк. Брок­ко­ли­ны ки­сәк­ләр­гә бү­лә­без һәм кай­нап чык­кан су­га са­лып, ча­ма бе­лән биш ми­нут, пе­шек­ләп ала­быз. Ан­на­ры аны, яшел тө­сен югалт­ма­сын өчен, кай­нар су­дан алу­га ук, сап-сал­кын су­га ку­я­быз.

Ка­ты­рыл­ган яшел фа­соль ку­зак­ла­ры, бол­гар бо­ры­чы бе­лән дә нәкъ шу­лай ук эш­ли­без.

Яңа өзел­гән кы­яр­ны са­лам­лап ту­рый­быз. 30-40 мл ча­ма­сы соя соу­сы­на яр­ты аш ка­ла­гы аш сер­кә­се, бер чәй ка­ла­гы анар со­гы, 4-5 аш ка­ла­гы сы­ек май, оре­га­но, про­ванс үлән­нә­ре, тоз са­лып ма­ри­над ясый­быз. Су­ган­ны ту­рап, са­рым­сак­ны изеп һәм ма­ри­над­ка са­лып бе­раз кап­лап то­та­быз. Ан­на­ры яшел­чә­ләр­не өс­тәп, ях­шы­лап бол­га­тып, өс­тен кап­лап, су­ык­ка ку­еп то­ра­быз. Бер ди­гән ви­та­мин­лы са­лат ки­леп чы­га.

 

Фото: vkusnobus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт