Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын өчен нишләргә?

Бүлмә гөлләренең яфраклары тузанланмасын өчен аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә була.

Су белән сөтне 1:1 катнашмасында кушып бутарга. Шуның белән яфракларны сөртергә. Катнашма яфрак өстендә элпә барлыкка китерә. Элпәле яфраклар ялтырап торачак һәм гөлләрне пәрәвез талпаныннан да саклаячак. 

1 литр суга 1 төймә янтарь кислотасы салып сөртсәгез, тузаннан гына сакланып калмыйча, гөлләрегезне дә үстерерсез. 
Спирт һәм глицерин катнашмасы да бүлмә гөлләрен тузаннан саклый. 0,5 литр суга 2 аш кашыгы спирт, 1 аш кашыгы глицерин салыгыз. Мондый катнашма яфрак өслекләрендәге зур булмаган җәрәхәтләрне дә дәвалый. 

Лимон кислотасы салынган су белән яфракларны сөртергә дә, катнашманы үсемлек өстенә сиптерергә дә була. (1 стакан суда 1/4 чәй кашыгы лимон кислотасы салып эретергә).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев