Чипсылы салат
Киңәш-табыш

Чипсылы салат

Тәмле була.

Кирәк: пешкән бәрәңге, краб ите, йомырка, консервланган кукуруз, суган, чипсылар, майонез.

Салат катламлап ясала. Зур сай тә¬линкәгә зур ти¬шекле угычта уып пешкән бәрәңге салалар һәм кашык бе¬лән тигезләп куялар. Өстенә вак итеп суган турыйлар, аннары майонез сылыйлар. Чираттагы катламга вак итеп туралган краб ите салалар. Аңа майонез сылаганнан соң, эре тишекле угычта уып, йомырка сибеп, тигезлиләр. Аннары кабат майонез сылыйлар. Салатның тагын бер катламы куку¬руздан тора. Аның өстенә дә майонез ягалар. Иң соңыннан пакеттагы чипсыларны ваклап салат өстенә сибәләр.
Фото ачык чыганаклардан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәшләр

Нет комментариев