Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Чын уылдыкны ялганыннан ничек аерырыга?

Белгечләр моның берничә ысулын белә.

Кибет киштәләре Яңа ел алдыннан кечкенә генә савытларга тутырырлган уылдыклар белән тула. Алар арасыннан чынын сайлап алу исә җиңел эш түгел. Моны күздә тотып, игътибарыгызга берничә киңәш әзерләдек. 

Чын уылдык пластик савытта булмый, ә калай савытта оксидлаша, аның файдасы кими. Иң яхшысы — пыяла савыт. Кибеттән уылдык алганда шуңа игътибар итегез. 

Эшләп чыгару вакытын да карагыз. Сөләйман балыгы (лосось) май уртасыннан сентябрьгә кадәр уылдык чәчә, банкаларга шул вакытта тутырылырга тиеш. Юкса бу туңдырылган ярымфабрикат яки имитация була.

Банкада уылдык болганып йөрмәскә тиеш. Ул тигез генә шуарга мөмкин. Банканы астын-өскә әйләндерсәң, сыйфатлы уылдык аска төшми, ә шуа башлый.

Идеаль составта уылдык һәм тоз гына булырга тиеш. Ләкин еш кына консервантлар кушалар. Бу сорбин кислотасы Е200 һәм натрий бензоаты Е211 булырга мөмкин.

Чын уылдыктан балык исе килергә тиеш.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт