Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Даруларны кайда сакларга ярамый?

Барлык дарулар өчен дә гомуми саклау кагыйдәләре бар. Боларны һәркем дә белергә тиеш.

1 кагыйдә. Даруларны күренеп торган урында сакламагыз. Бу өйдә балалар һәм йорт хайваннары булу белән генә бәйле түгел. Кояш нуры төшеп торган җирдә дару препаратлары бозыла.

Шулай ук даруларны микродулкынлы мич, җылыту приборлары һәм плитә янында да сакларга ярамый

2 кагыйдә. Дарулар сакланган җирдә температура 25 градустан да артмаска тиеш. Бары тик бик сирәк дарулар гына +30 градуста саклана ала. Ләкин моны даруның инструкциясеннән карарга кирәк.

3 кагыйдә. Даруларны ванна бүлмәсендә, балконда һәм веранда да сакларга ярамый. Дарулар һәм капсулалар үзләренә дымны бик тиз сеңдерә. Бу бигрәк дә кәгазь каптагы арзанлы даруларга кагыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт