Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Файдалы да, тәмле дә

Ревматизм авыруыннан интегүчеләрнең буыннарындагы сызлануларын да басарга сәләтле ул.

Һәркемнең  көтеп алган вакыты җитте – урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Быел бакча җиләге (виктория) аеруча да күп. Рәхәтләнеп ашап, белгән кайтнатмаларны ясап, таныш-белешкә күчтәнәч итеп җибәргәч тә, артып калган җиләкне нишләтергә белмәүчеләр шактыйдыр. Бу язмада бакча җиләгенең файдасы турында сөйләшербез һәм күп кенә бакчачыларны борчыган «Бу җиләкне кая куеп бетерергә инде?» дигән сорауларына җавап эзләрбез. 

Бакча җиләген бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә ашарга киңәш итәбез. Бөер авырулары булганда, бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, тамыры да файдалы. Аларны төнәтеп эчү бөерләрнең эшчәнлеген яхшыртып җибәрә. 
Бу җиләк бавырга да уңай тәэсир итә. Шуңа күрә бавыр авырулары булганда, бакча җиләге диетасы тотарга кушалар: бер атна буена көн саен 1,5 кг җиләк ашау файдалы. 

Ревматизм авыруыннан интегүчеләрнең буыннарындагы сызлануларын да басарга сәләтле ул, чөнки составында салицил кислотасы бар. Шулай ук, азканлылык булганда, бакча җиләге организмны тимер белән тәэмин итәргә булыша. 
Ул С витаминына иң бай җимешләрнең берсе, аның 100 граммында кеше өчен көнлек норма бар. Уртача зурлыктагы биш җиләктә С витамины зур бер әфлисунда булган кадәр. Ә тагын бу төр җимешнең йод алмашу процессларына уңай тәэсире бар, шуңа күрә аны ЗОБ авыруларыннан дәваланучыларга файдалы продукция буларак тәкъдим итәләр. Тик шулай да иң элек табиб белән дә киңәшләшергә онытмагыз. 

Җиләкне кая куярга белми кайгырган кешеләргә тәмле рецептлар тәкъдим итәбез. Көндәлек ризыклардан тыш, бакча җиләге белән әллә нинди десертлар да әзерләп була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев