Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Фатирда эт асрарга ярыймы?

Күпләр фатирында эт асрый, аларга күпме малларын сарыф итә, югыйсә, бала үстерсә яки мохтаҗ күршесенә булышса – нинди савап булыр иде

Күпләр фатирында эт асрый, аларга күпме малларын сарыф итә, югыйсә, бала үстерсә яки мохтаҗ күршесенә булышса – нинди савап булыр иде. Юк инде, андый игелекле эшләргә акчасы җитми аның!

Шәригать фатирда эт асрауны рөхсәт итми. Ислам диненең әлеге күренешне тыюы очраклы хәл түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, фатирда эт асрау – өйнең чисталыгын бетерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса, аны җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә исә ком белән юу мәҗбүри”.

Аңлашылганча, эт өйнең чисталыгына зур зыян сала. Димәк, намаз әһле булган мөселманның өендә эт яши алмый, дип яза “Нур.татар” сайты.

Ишегалдында өйне һәм бакчаны саклау өчен эт асрау рөхсәт ителә. Ләкин һичбер максатсыз, бары тик матурлык яки күңел ачу өчен генә өйдә эт асрау тыела.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/fatirda-et-asrarga-yaryymy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев