Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Глаукома вакытында саф һавада йөрү файдалы

Глаукома булганда, күз эчендәге басымны төшерү белән бергә, күздәге кан әйләнешен яхшырту мөһим.

Глаукома булганда, күз эчендәге басымны төшерү белән бергә, күздәге кан әйләнешен яхшырту мөһим. Аның өчен туклану рационына А, В, С, Е төркеме витаминнары кертергә кирәк. Алар матдәләр алмашын яхшырта. Әлеге витаминнар яшелчә, җиләк-җимеш, эре итеп тарттырылган оннан салынган ипи, үсемлек маенда бар.

Глаукоманы дәвалаганда нервланырга ярамый. Шуңа да юк-бар мәшәкатьләр өчен борчылып кәефегезне бозмагыз. Исегездә тотыгыз: борчылганда кан басымы, шул исәптән баш сөяге эчендәге басым да күтәрелә.

Утырып эшлисез икән, көнгә 1-2 сә­­­гать урамда җәяү йөреп керегез. Орга­­низмга кислород җитмәгәндә кан та­­мыр­­лары зәгыйфьләнә. Глаукома исә кан әйләнеше системасындагы тайпылышлар йогынтысында килеп чыга.

Телевизор каршында көнгә 1,5 сә­гатьтән дә озак утырмагыз. Бу вакытта бүлмәдәге утны яндырырга онытмагыз. Караңгыда күз карасы зурая һәм кан тамырларын кыса.
Тамакны киптерә торган ризыклар аша­магыз. Көнлек сыекча күләме 1,5 литр­­­дан артмасын. Куе чәй, кофе кебек кан­да адреналин бүлеп чыгара торган эчем­лекләр эчмәгез.

Глаукома булганда авыр физик эш зыянлы. Чөнки кан тамырларына көч килүе ихтимал. Шуңа да өйдәге җиһазны күчермәгез, авыр капчык яки сулы чиләк күтәрмәгез, иелеп эшләмәгез.

Халык чаралары
 

  • 1 чәй кашыгы балны, 1/2 стакан кайнаган суда болгатып, пар ваннасында 2 сәгать кайнаталар. Суынгач, көнгә 3 тапкыр һәр күзгә дә 2шәр тамчы салалар. Дәвалану курсы – 4 ай. 5 көн ял иткәч, процедураны кабатлыйлар.
  • 20 г укроп орлыгын 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында 3кә бүлеп эчәләр. Төнәтмә белән күзне юдырырга яки сыеклыкта чылатылган мамык тампонны күзгә куеп торырга да мөмкин.
  • 4 аш кашыгы күз уты (очанка) үләнен ваклап 1 литр кайнар суга салалар, 4 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3 мәртәбә 1/2әр стакан эчәләр.
  • Көн саен ике күзгә дә 2-3әр тамчы яңа сыгылган алтын тамыр (золотой ус) согы салалар.

https://akcharlak.com/article/glaukoma-vakytynda-saf-avada-y-r-faydaly/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев