Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Гөлия Ибатуллинадан баклажаннан тәмле трубочкалар рецепты

Баклажаннарны юып, аркылыга нәзек кенә иттереп кисәбез. Аннары аларны ике яклап тоз сибеп, 10-15 минутка калдырып торабыз.

Шул арада әстерхан чикләвеген табада бераз гына кыздырып алабыз. Шуннан аларны блендерга салып, ваклап куябыз. Соңыннан 1 пачка (200 грамм) сиртаки сыры алабыз, аңа базилик, петрушка турап, вакланган әстерхан чикләвеге, 1-2 тырнак чеснок салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер дигән сүз.  
Баклажаннарга керешәбез. Аны табага әз генә май салып, ике яклап кыздырабыз. Артык мае агып бетсен дип, тарелкага салфетка җәеп куябыз һәм кыздырылган баклажанны шунда куеп барабыз. Баклажан суынгач, аның эченә алдан әзерләп куйган эчлекне сылап, баклажанны трубочка формасында төреп куябыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт