Гөлия Ибатуллинадан кетердәп торган баклажаннар белән искиткеч тәмле салат рецепты
Ингредиентлар: Баклажан - 1-2 данә Помидор – 2 данә Татлы борыч – 1 данә Кызыл суган – 1 баш Эремчекле сыр – 70-90 грамм Тоз – тәменчә Кунжут орлыклары Кукуруз крахмалы – 3 аш кашыгы
Әзерләү ысулы:
Баклажаннарны шакмаклап турыйсыз да, аларны пакетка саласыз. Пакет эченә алдан ук кукуруз крахмалы салып куегыз. Соңыннан пакетны ябып куясы һәм яхшылап болгатасы (крахмал баклажанга сеңәргә тиеш). Аннары исә шул баклажанны табада 3-4 минут дәвамында кыздырып аласы.
Салатны җыябыз. Матур тәлинкәгә иң беренче итеп болгар борычы, суган, баклажан, помидор салабыз. Тәменчә тоз өстәп, үсемлек мае белән яхшылап бутыйбыз. Салат өстенә кунжут орлыклары сибәбез һәм эремчекле сыр өстибез. Рестораннарда гына ашый торган, телеңне йортарлык салат килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев