Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Гөлсирә Миргалимовадан алмадан как рецепты

Ингредиентлар: Су – 150-200 грамм Алма – 5-6 кг Эчлеккә: Кара җимеш – 0,5 кг Өрек – 0,5 кг Бал 2-3 кашык

Алмаларны яхшылап юабыз да, 4 өлешкә бүлеп, 5 яисә 7 литрлы кәстрүлгә салабыз. Алмаларның урталарын алмаска кирәк. Соңыннан алмалар өстенә су салабыз. Газ өстенә куябыз да, алмалар йомшарганчы дип, кайнатып чыгарабыз. Аннары пешкән алмаларны дуршлагка салып, бәрәңге төйгеч белән төябез. Алма әче булса, аңа чамалап шикәр комы салабыз да, духовка өстендә бераз эретеп алабыз.
Алма пюресы әзер булгач, аны алдан ук әзерләп куелган майлы тактага 2-3 мм калынлыкта итеп, җәеп куябыз. Соңыннан исә такталарны кояшлы жиргә куябыз да, яхшылап киптерәбез. Булачак алма кагы бераз кипшенгәч, такталарны бастырып та куярга мөмкин. Кояшлы җирдә яхшы гына торса, как 2-3 көндә әзер дә булачак. Аны кисеп, чәй табыны янына куйсак та була.
Моннан тыш, какны төрле эчлек ясап та ашарга була. Әйтик, кара җимеш, өрек, бал, төрле чикләвекләрне блендер аша ваклап, шулардан эчлек ясыйбыз. Шул массаны әйбәтләп бутыйбыз да, как өстенә җәеп, рулет кебек төреп куябыз.
Шуннан әзер рулетларны морозильникка куябыз да, анда 1 тәүлек тотабыз. Искиткеч тәмле сый килеп чыга. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X