Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Иң файдалы балык

Диетолог һәм нутрициолог Надежда Цапкина русиялеләргә иң файдалы балыкны атады. Аның фикерләре белән «РИА Новости» таныштыра. Белгеч сүзләренә караганда, иң файдалы диңгез ризыклары — скумбрия һәм сельдь.

Цапкина аңлатуынча, Төньяк диңгезләре балыгы файдалы матдәләргә һәм витаминнарга бик бай. Аерым алганда, аның составында җиңел үзләштерелә торган аксым, D витамины, омега-3 һәм антиоксидантлар бар. «Болар барысы да иммун системасына яхшы тәэсир итә», — дип белдерә диетолог.
Кеше организмына зыян китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең саны балыкның зурлыгына бәйле, ди белгеч.
«Балык кечерәк булган саен, анда токсиннар да азрак җыела», – дип ассызыклый Цапкина. Элегрәк табиб-диетолог Анна Белоусова кызыл уылдыкның кемгә зыянлы булуы турында сөйләгән иде. Белгеч сүзләренчә, бу ризыкка аллергиясе булган кешеләр өчен кызыл уылдык аеруча куркыныч.

Фото: pro-orehi.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт