Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Яңа ел табынына «Дамский каприз» салаты

«Тавык ите һәм анар җимешеннән ясалган бу Яңа ел салаты һичшиксез бәйрәм өстәленең бизәге булачак.

«Әлеге ризык иң таләпчән тәмлетамакка да хуш килер», – дип үз рецептын тәкъдим итә «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Гатина.  

Ингредиентлар: 

Тавык боты – 2-3 данә, сыр – 100 гр, кара җимеш – 50 гр, пешкән йомырка – 3 данә, кишер – 2 данә, киви – 2 данә, анар җимеше (гранат) – 1 данә, майонез – 3-4 аш кашыгы, тоз – авыз тәменә карап.

Әзерләү:

Тавык ботларын тозлы суда пешереп, суытып, итләрен сөягеннән аерырга, вак итеп турарга. Тәлинкә уртасына стакан куеп, итне стакан тирәли бер катлам салырга. Ит өстенә юка гына майонез катламы сөртәбез, вак итеп туралган кара җимеш тезәбез. Киләсе катлам – угычтан чыгарылган пешкән йомырка һәм майонез. Пешкән кишерне шулай ук угычтан чыгарып, катлам итеп салабыз, тозлыйбыз, Майонез сылыйбыз. Угычтан чыккан сыр салабыз, майонезлыйбыз. Иң өскә чистартылган, юка гына киселгән киви түгәрәкләре тезәбез. Стаканны алып куябыз да, салат кырыйларын анар җимешләре белән бизибез. 

«Дамский каприз» әзер! Берәр сәгатькә суыткычта тотып, бәйрәм өстәленә дә куярга була. Күп очракта иң беренче булып ашала торган салат шушы була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт