Яңа ел табынына - телең йотмалы салат
Бәйрәм табынын үзенчәлекле бизәлгән салатлардан башка күз алдына да китереп булмый.
«Каенкай» салаты өчен: шампиньон (маринадланганы да ярый), суган, ысланган тавык түше, караҗимеш, йомырка, кыяр, каты сыр, майонез кирәк булачак.
Эш барышы: гөмбәне, суганны турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз. Тавык түшен, караҗимешне һәм кыярны да саламлап турарга кирәк булыр. Сырны угычтан чыгарабыз. Аннары барысын бергә кушып майонез белән болгатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев