Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Идән юа торган суга ни өчен тоз салалар?

Гади су белән генә юган идәннән чиста оекбаш белән узсаң, җыештыруның бик үк шәп булмаганы аңлашыла.

Идән юа торган суга химик чаралар урынына бераз тоз салсаң, идән чистарак була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Гади су белән генә юган идәннән чиста оекбаш белән узсаң, җыештыруның бик үк шәп булмаганы аңлашыла.  Әгәр суга 1 кашык кына аш тозы салсаң, идән чиста, ялтырап тора, ап-ак оекбашка ябышырлык пычрак та калмый.

Тоз – табигый адсорбент, ул бөтен пычракны үзенә сеңдерә, патоген микроорганизмнарны бетерә, вак кристаллары бөтен пычракны да чистарта, өйдә һава сафлана.

Идәнгә кофе яки чәй түксәгез, башта өстенә тоз сибегез, аннары чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Эзе дә калмас, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт