Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җиләкле тирамису торты

Кирәкле ингредиентлар: 2 кап савоярди печеньесы, 500 гр маскарпоне, 120-150 мл сөт өсте (сливки), 100-120 гр шикәр пудрасы (баллыракны яратсагыз, күбрәк салсагыз да була), 250-300 гр туңдырылган җиләк, 1 данә банан, шулай ук бизәү өчен катмаган җиләк тә кирәк булачак.

Эш барышы: Печеньеларны матур савытка тезеп куясыз. Катырылган җиләк белән бананны блендер белән изеп алабыз. Әгәр дә куерак икәнен сизсәгез, бераз гына су өстәргә мөмкин. Әлеге массаны печеньелар өстенә сылап куябыз. Аннары крем әзерлибез. Моның өчен маскарпоне, сөт өстен һәм шикәр пудрасын бергә яхшылап болгатабыз. Аннары шул массаны печеньелар өстенә сылап куябыз. Соңыннан исә шул катларны ничә тапкыр телисез, шул кадәр кабатларга була. Бизәү өчен катырылмаган җиләк кулланабыз. 20 минут дигәндә искиткеч тәмле торт әзер була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X