Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

“Ирләр сәламәтлеге тумыштан башлана”

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2018 ел – Ирләр сәламәтлеге елы дип игълан ителде.

Таби­гать ир-атларны көчле зат итеп яратса да, аларның саулы­гына күп факторлар йогынты ясый һәм аны зә­гыйфьләндерергә мөмкин. Бу – тирә-мохит, нәселдәнлек, яшәү рәвеше, туклану, матдә­ләр алмашы... Боларның һәркайсы теге яки бу авыру­га китерә ала. Андый сырхаулар ту­рында Казан шәһәренең унберенче хаста­ханәсе табиб-урологы, андролог Айдар Мирзагали улы Заһидуллин белән сөйләштек.
– Айдар әфәнде, “ирләр сәламәт­леге” дигәндә нәрсә күздә тотыла?
– Ирләр сәламәтлеге бала дөньяга аваз салуга башлана. Алга таба җитди авырулар, проблемалар килеп чыкмасын өчен, сабый тууга аның ирлек органнары үсешенә игътибар итәргә, аларның формалашуын күзәтергә кирәк. Шуңа да, бала тугач, бер яшькә кадәр аны уролог тикшерергә тиеш. Икенче мәртәбә әлеге белгечкә мәктәпкә укырга керер алдыннан күренәләр. Бу – бик мөһим эш, чөнки тумыштан булган һәм үзен моңарчы сиздермәгән авыруларның билгеләре шушы чорда беленә башлый. Әйтик, күкәйләре урнашып беткәнме, җенес органы үзе дә дөрес үсеш алганмы – һәммәсен дә карарга кирәк. Бигрәк тә улын ирсез тәрбияләгән әниләр өчен баласын белгечкә күрсәтү әһәмияткә ия. Өченче тапкыр урологка үсеш чорында – 13-15 яшьтә баралар.
Икенчедән, ирлек органнарына хас үзенчәлекләр бар. Әйтик, күкәйләрне җылытырга ярамый. Юкка гына, табигать аларны тышка чыгып торган итеп яратмаган инде. Алга китеп шуны да әйтергә телим: күп ирләр бер аягын икенчесенә атландырып утыра. Бу вакытта күкәйләр шулай ук җылына һәм аларда тайпылышлар башлана. 
Өченчедән, сәламәтлекнең чыга­нагы – гигиена. Әлбәттә, монда сөн­нәт мәсьәләсе калкып чыга һәм андый ирләр отышта. Ә инде җенес әгъза­сының очындагы тире кисәге алынмаган икән, чисталыкны аеруча саклау шарт. Тешне көнгә ике мәртә­бә чистарткан кебек, бу урынны да тәрбияләп торырга кирәк. Бүленеп чыккан мәни орлыгы җенес әгъзасы башындагы тиредә җыелып, мик­роб­лар оясына әйләнә. Кызга­ныч, күп гаиләләрдә моңа әһәмият бирмиләр, баланы үзен карарга өйрәтмиләр, әтиләре улларына аңлатмый. Тиредә җыелган орлык үлекли, канцерогенга әйләнүе дә ихтимал. 
Дүртенчедән, төрле имгәнүләр дә ирләр сәламәтлеген сизелерлек какшата. 
– Сезгә пациентлар нинди сырхау­лар белән еш мөрәҗәгать итә?
– Балалар арасында, әйткәнемчә, орлык юлы бөтерелү еш очрый. Бу са­бый­ларның артык нык хәрәкәтчән бу­луы белән аңлатыла. Бәвел чыгу юлла­ры дөрес формалашмаган сабыйлар бар. Җенес әгъзасының башындагы тире ябышып томалану белән дә еш очрашабыз, бу сөннәтләнмәгән ир балаларга хас. Андый вакытта ул кече йомышын авырлык белән үти. Ялкынсынган тирене ачып чистартырга туры килә.
Үсеш чорында ир бала актив төстә спорт белән шөгыльләнә, мускулларын үстерәм дип, тренажер залына йөри икән, йомырка капчыгындагы кан тамырларына көч килеп, орлыклык бавы веналарының варикоз киңәюе ихтимал. Ягъни веноз юлларда кан йөреше үзгәреп, кислород белән тук­ландырылган кан кире күкәйгә кайта, туклану бозыла. Әлеге авыру варикоцеле дип атала. Тора-бара ир нәсел калдырырга сәләтсезгә әйләнергә мөмкин. Бала таба алмаган парларның егерме процентына нәкъ менә шундый диагноз куела. 
Унсигез яшьтән узган ир-атлар турында сөйләгәндә, хәзер бәвел юллары, бәвел куыгына таш утыру кебек авырулар күбәйде. Хәер, бу балалар һәм үсмерләр арасында да еш очрый. Мондый авырулар кизүгә әйләнеп бара. Безнең төбәктә алай ук күп булмаса да, Россиянең кайбер өлкәләрендә аеруча киң таралган. Монда туклану культурасы мөһим роль уйный. Белгечләр профилактика максатында су эчәргә, бигрәк тә көннең беренче яртысында сыеклык кабул итәргә куша. Кайбер ирләр исә бөтенләй су эчми диярлек. Акмый торган су тоныкланган кебек, бәвелне кудырмаганда ташлар хасил була. Әлбәттә, монда нәселдәнлек тә үз ролен үти. Андый авыру белән әби-бабайлары авырса, балалары, оныкларында кабатлануы да ихтимал.
– Ирләрнең нәсел калды­рырга сәләтсез булуы да җитди проб­лемага әйләнеп бара. Монда да замананың тис­кәре йогынтысы гаеплеме?
– Кайбер мәгълүматлар буенча, баласыз парларда гаеп ирләрдә алтмыш про­цент­ка кадәр булырга мөм­кин. Со­ветлар заманында ха­тын-кыз консультацияләре ачылып, алар әлегә кадәр уңышлы гына эшли. Ә ирләр сәла­мәтлеге күләгәдә кала. 
Баласызлыкка китергән сә­бәпләр исә бихисап: җен­си юл белән йога торган авы­руларны, вакытында ачыклап, җиренә җиткереп дәваламау, аз хәрәкәтләнү, симерү, гормональ үзгәрешләр һ.б. Нәселдән килгән авырулар да әти булырга комачаулый. Яшьләр бигрәк тә төрле партнерлар белән җенси элемтәгә керә һәм, билгеле, якынлык кылганда күчә торган авыруларны ияртү куркыны­чы бер­мә-бер арта. Әйе, кемдер без бит саклану чаралары кулланабыз, дияр. Аларны дөрес файдаланмаучы­лар бар. Алай гына да түгел, саклану чаралары җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулардан җит­меш-сиксән процентка гына сак­лый, йөз процентлык гарантия бир­ми. Артык дәртле, партнерларын еш алыштырган ирләргә мондый диагностика уздырырга тәкъдим итәм: иртән йокыдан уянгач, кече йомышны үтәгәндә бәвелнең бер өлешен, әйтик, илле грамм чамасы, үтә күренмәле савытка салырга, шуны әйләнмәле хәрәкәтләр белән болгатырга һәм яктыга куеп карарга кирәк. Бәвелдә вак-вак кисәкчекләр йөзеп йөри икән, аеруча алар төпкә китсә, кичекмәстән табибка барырга, тикшеренергә киңәш итәм.
– Ирләр бит әле табибка барырга ояла...
– Яшьләр бу уңайдан алга карап фи­кер йөртә, сәламәтлекләре турында уйлана дияр идем. Хәтта өйләнешер алдыннан тулысынча тикшеренү узучы парлар бар һәм аларны күреп шатланып куясың. Ир кеше утыз яшьтән соң, сәламәтлегеннән зар­ланмаса да, өч елга бер урологка күренергә тиеш. Хәзер бит яман шеш авырулары да яшәрә, мәни бизе аденомасы кебек авырулар хәтта утыз яшьлекләр арасында очрый. Шуңа да һәркем үзенә карата игътибарлы булырга, дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм вакытында табибларга күренеп торырга бурычлы.

 


“Ашыгыч ярдәм”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X