Иске Җирекле авылыннан Рузилә Шәйхразиевадан «Җиләкле торт» рецепты
Киңәш-табыш

Иске Җирекле авылыннан Рузилә Шәйхразиевадан «Җиләкле торт» рецепты

Хуҗабикәләрнең чиләк-чиләк кызарып пешкән җиләк җыю чоры җитте. Шул уңайдан сезнең игътибарга җиләкле айның җиләкле тортын тәкъдим итәбез.

Крем өчен кирәк:

сөт өсте (сливки) 33% – 300 гр
эремчекле сыр – 200 гр
тәменчә шикәр (якынча 1-2 аш кашыгы)

Ингредиентлар салкын булырга тиеш. Иң элек эремчекле сыр белән шикәрне миксер ярдәмендә 1-2 минут болгатам, аннан сөт өстен кушып, кабарып куерганчы болгатам.

Бисквит өчен кирәк: 

йомырка – 4 данә
шикәр – 135 гр
он – 135 гр
камыр көпшәкләндергеч – 7 гр

Ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш. Камырын ясап, биек формага салып, духовкада 30-40 минут пешерәм. Бисквит пешкәндә духовканы ачарга ярамый. Югыйсә кабарган камыр төшәчәк. 30 минуттан соң гына ачып, шпажка ярдәмендә камырның пешкәнлеген тикшерәм. Пешеп чыккач, суытып, азык-төлек пленкасына төреп, 4-5 сәгатькә суыткычка алып куям. Аннары бисквитны 3 кисәккә бүлеп, кремын яхшы гына ягып, тортны жыям. Һәр бүлек арасына туралган җиләк тезәм. Һәм тортны җиләкләр белән матурлап бизим.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев