Кабак пирогы
Киңәш-табыш

Кабак пирогы

Тәмле булсын!

1 стакан су, 1 стакан тулыр-тулмас көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, тоз, әз генә шикәр комы белән камыр басабыз һәм аны ял итәргә куябыз.

Эчлек өчен кабакны чистартып, турап, эре угычтан чыгарабыз. Соңыннан 80-100 г дөге яки тары ярмасын суда кабартып алабыз, тәменчә шикәр комы, акмай, эрерәк турап караҗимеш, өрек, йөзем, шулкадәр үк кабак (тулыр-тулмас ике кушуч) салып эчлек ясыйбыз. Кайнар мичтә 45-50 минут пешерәбез.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев