Кәбестәне ничек сакларга?
Кәбестәләрне 7-12 көн дәвамында җиләсрәк урында тотарга кирәк.
Киптерәбез. Язга кадәр шикәр кебек ап-ак булып саклансын өчен кәбестәне күчәне белән җыярга кирәк. Болай эшләгәндә яшелчәнең сусыллыгы югалмый. Саклауга куйганчы кәбестәләрне 7-12 көн дәвамында җиләсрәк урында тотарга кирәк. Монысы кайбер бакчачылар игътибарыннан төшеп кала һәм шуңа күрә яшелчә бик тиз череп әрәм була.
Гәзиткә төрәбез. Кәбестәне киштәләргә урнаштырганчы баздагы дымлылык дәрәҗәсен тикшереп карау кирәк. Күрсәткеч 75 процентка җитәргә тиеш. Моннан кимрәк икән, 3 литрлы банкаларга су тутырып куярга мөмкин. Базның җилләтелүе дә мөһим. Температураның исә 2-5 градус җылы булуы әйбәт. Кәбестәләрнең һәркайсын гәзиткә яисә азык-төлек пленкасына төреп (пленка белән һава кермәслек итеп, тыгызлап төрергә), киштәләргә яисә агач тартмаларга бер-берсенә тиеп тормаслык итеп урнаштырырга кирәк. Кольраби кәбестәсен (шалкан кебек була) комга күмеп сакларга була. Пекин кәбестәсен пленкага төреп, өч ай гына сакларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев