Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Каен аланы» салаты рецепты

Кирәкле ингредиентлар: 200 гр шампиньон гөмбәсе, 1 данә суган, 300-400 гр тавык филесы, 3 данә йомырка, 2 данә кыяр, 100 гр караҗимеш, майонез һәм яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Тавык филесын бераз гына тозлы суда кайнатып, пешереп алырга. Йомыркаларны шулай ук пешерәсе. Караҗимешләрне 10-15 минутка җылымса суга салып куясы. Соҗыннан исә караҗимешнең суын саркытырга да, корытып куярга. Суганны вак итеп турарга. Гөмбәне озынча итеп яисә шакмаклап турарга да, бераз гына үсемлек мае салып кыздырып алырга. Яянына суганны салырга да, бергә 7-10 минут чамасы тагын кыздырып алырга, тәменчә тоз, борыч салырга. Тавык филесын озынча итеп турарга. Караҗимешне шулай ук озынча, вак итеп итеп турарга. 3-5 данә караҗимешне бизәү өчен калдырырга онытмагыз. Йомыркаларны эре кыргычтан кырып куярга. Кыярларны озынча итеп турарга. 
Әлеге салат катлы итеп ясала. 
1 – караҗимеш
2 – гөмбә белән суган
3 – тавык ите
4 – йомырка
5 – яшел кыяр
Салатның өстен каен агачлары килеп чыксын дип, бизәп-ясап куярга кирәк. Караҗимештән каен сызыкларын ясарга, яфраклар килеп чыксын дип – петрушка белән укроп кулланырг була. Шулай ук гөмбәләр утыртып куярга да онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт